Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев татарлары: "Авыр булса да, халык түзә, зарланмый"


Русия һөҗүме нәтиҗәсендә утсыз калган украин халкы шәмнәр, фонарьлар куллана
Русия һөҗүме нәтиҗәсендә утсыз калган украин халкы шәмнәр, фонарьлар куллана

Русиянең Киевка ракет һөҗүменнән соң, күпчелеге утсыз калып, салкын өйләрдә утырырга мәҗбүр булган халык һич зарланмый, өметсезлеккә бирелми. Алар каядыр китәргә дә җыенмый. Бу хакта Азатлыкка Киевта яшәүче татарлар сөйләде. 

Киевта яшәүче 62 яшьлек Рәисә Мөслимова ут булган арада бәлеш пешердем әле дип сөенә. Элек теләгән вакытта теләгән әйберне пешереп ашый алса, хәзер мондый бәхет ут булганда гына мөмкин.

"Башта бәлешкә барысын да әзерләп куйдым. Ут булгач ук тизрәк ясап утка куйдым. Минем электр плитә, шуңа ут булганда гына пешерә алам", ди ул.

Рәисә Мөслимова
Рәисә Мөслимова

Күршеләрендә кырымтатарлар яши икән. "Аларны чәйгә чакырдым. Шулай бер-беребезгә керешеп йөрибез. Гомумән, сугыш башлангач халыкның бер-берсенә ярдәме артты", ди ул.

Рәисә ханым инде ут булмауга алдан ук әзерләнә.

"Антальяда кояштан эшли торган яктырткыч алган идем. Көндез зарядка җыеп калам да кичен фатирда караңгыда йөрергә шул җитә. Менә хәзер ут юк. Шуның белән тәрәзә янына килеп бастым. Кызым яңа телефон бүләк иткән иде, зарядкасы озакка җитә. Әле элемтә тота. Тотмаган вакыт та еш була.

Берничә юрган астында йоклыйбыз

Ут булмаганда инде җылы да булмый, чөнки батарейлар электрдан эшли. Калын киенеп йөрибез, берничә юрган астында йоклыйбыз. Менә хәзер инде кар төште. Салкын", ди ул.

Рәисә ханым бөтен кер юу, ашарга пешерүне ут булганда эшләп калырга тырышуын әйтә.

"Әлбәттә моңа ияләшүе бик авыр, әмма әле хәлләр тагын да начаррак булачак дип куркыталар. Белмим, кышны ничек чыгарбыз. Әмма барысына да түзәргә ризамын. Кырым гына Украинага кайтсын", ди 2014 елны Русия Кырымны басып алгач улы белән Киека күченгән Рәисә ханым.

Пенсиядә булса да ул әле мәктәптә каравылчы булып эшли. "Мәктәпкә генераторлар алып килделәр. Утсыз, җылысыз калган шәһәр халкы монда килеп җылына, кайнар чәй эчә алачак. Чәй, каһвә, печеньелар бар. Мондый махсус урыннар хәзер Киевта артты. Дөнья хәлен белеп булмый дип әзерләнәнләр. Бүген әле мәктәпкә Югары Рада депутаты килеп барысын да карап тикшереп китте", ди Мөслимова.

Ул мәктәпләрнең күбесе онлайн эшләвен әйтә.

Балаларны да һава кисәтүе булуга подвалга алып төшеп китәләр

"Танышым укытучы. Ул йә өйдән эшли, йә мәктәпкә бара. Вазгыятькә карап. Ә балалар бакчалары эшли. Аларны да инде һава кисәтүе булуга подвалга алып төшеп китәләр. Бик кызганыч. Бер көнне ут булмагач, аларга төшке аш урынына бутербродлар, соклар гына биргәннәр. Мин алай бик күзәтмим дә инде. Каравылда торгач кичен киләм һәм иртән китәм. Русия каты һөҗүмнәр ясаган көнне (23 ноябрь) балаларның да утсыз утыруын гына беләм. Башка вакытта ут бар", ди ул.

Аның кызы хәзерге вакытта Төркиянең Анталья шәһәрендә яши. Рәисә ханым көзен берәр ай аларда яшәп кайтуын әйтә.

"Сугыш булгач кызым "кал-кал" дип үгетләде, әмма Антальядагы тормыш та быел нык үзгәргән. Русиядән бик күп кешеләр килгән, аларның күбесе акчалы кешеләр. Кафе-рестораннарда бәяләр арткан. Гомумән, урыслар бик күп. Бу миңа һич ошамады. Акчасы булмаганнар килә алмый инде. Шуңа кире Киевка кайтырга булдым. Улымны да калдырасым килми. Аерым яшәсә дә якынрак булганда күңелем тынычрак", ди Рәисә ханым.

Аның әйтүенчә, сугыш башлангач башка илләргә киткән украиннарның да күбесе кире Украинага әйләнеп кайткан.

"Ничек кенә авыр булмасын, беркем дә инде китәргә җыенмый. Китәр өчен дә зур акчалар кирәк. Бөтенесе яхшыга өметләнә. Мәктәп, балалар бакчалары, полиция бүлекләрендә кешеләргә җылы чәй эчерү пунктлары күпләп булдырылуы да шуңа бәйле", ди Рәисә Мөслимова.

* * *

Киев читендәрәк яшәүче икенче татар Зөлфирә Бойко шулай ук күңелен төшерми. Аның әйтүенчә, алар эшкә чәршәмбе көнне генә җыела, калган вакытта барысы да өйдән эшли.

Зөлфирә Бойко
Зөлфирә Бойко

"Бакчам бар бит. Кыш көнне анда бармый идем. Хезмәттәшләрем "утын алып куй, утын алып куй" дип үгетләгәч, кыйбат булса да 4 кубометр утын алып куйдым әле. Рубльгә күчергәндә шул 15 мең сум тирәсе була инде.

Килгәч ягып җибәрдем, өй җылынып китте, шунда ук мичтә балык та кыздырып алдым. Анда да ут еш өзелә. Махсус телефонга зарядка итеп тә кулланып була торган фонарь сатып алдым. Хәзер инде андый әйберләр күп сатыла башлады. Кечкенә газ плитәләрен дә күпләп алалар, электр генераторларга да ихтыяҗ зур", ди Зөлфирә ханым.

Ул Киевтагы фатирында утның озак булмый торуын хәтерләми.

Электр барында тиз генә ашарга әзерләп, керләрне юып калырга тырышам

"Сүнсә дә электр түгел, ә газ плитәсе булгач ашарга да пешереп була. Өченче катта гына яшим. Ут булмаганда бит лифтлар да эшләми. Менеп-төшүдә дә, башкасында да әлләни кыенлыклар сизмим. Ә менә якында гына дусларым яши. Алалар үзләрендә дүрт сәгать ут бар, дүрт сәгать юк диләр. Фатирлары өске катта. Электр барында тиз генә ашарга әзерләп, керләрне юып калырга тырышам, ди.

Төрле подстанцияләр бар. Бездә дә бер көнне нишләптер ут озак булмады. Иртәнге сәгать уннан дүрткә кадәр. Кайбер кешеләрнең мобил элемтәсе дә эшләми башлый. Күрәсең, Русия ракеты һөҗүм итеп зыян саладыр", ди Зөлфирә ханым.

Киев татары: "Украиннар Путинга бирешмәячәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Аның әйтүенчә, ут булмаганда зур кибетләр дә эшләми. Шуның нәтиҗәсендә кечкенә киоскларда ипи, су алырга чиратлар җыела.

"Халык бар нәрсәгә җайлаша. Путинга баш ияселәре килми. "Путинга баш исәк, яхшы яшәр идек" дип әйтүчеләр һич юк.

Сиреналар даими ишетелеп тора

Барысына да ияләшәсең. Сиреналар даими ишетелеп тора. Анарга да ияләшәсең. Шимбә көнне иртән базарга чыктым. Шәһәр читендә булгач якындагы авыллардан килеп сөт, эремчек, майлар саталар. Эремчек сатып торучы хатын бик борчылып сөйләде. Киевтан 10-15 чакрым Выжгород дигән шәһәр бар. Анда Русия җибәргән ракет эләккән. Ул кешеләрнең аяклары-куллары төрле җирләрдә аунап ята дип сөйләде. Бу, әлбәттә, бик куркыныч", ди Зөлфирә ханым уфтанып.

Ул халык төрле чатлар булдырып бер-берсенә ярдәмгә ашыгуын әйтә. "Әйберләр тәкъдим итәләр, булышалар", ди Бойко.

Шәһәр мэры Виталий Кличко "Киевта электр энергиясе өзелү язга кадәр дәвам итә ала" - дисә дә, Зөлфирә ханым Киевтан китәргә теләми.

Кличко үзе дә Киевтан тулы эвакуация булмаячагын әйтте. Хәл бик катлаулы булганда да өлешчә эвакуация генә күздә тотыла икән. Киевта 430-тан артык җылыну, чәй эчерү пункты эшли, Русиянең 23 ноябрьдәге ракет һөҗүменнән соң аларга 4000-ләп кеше килгән.

Билгеле булганча, 23 ноябрьдә Русиянең ракет һөҗүменнән соң, бөтен Украина утсыз калды. NASA галәм агентлыгы иярчене бу караңгылыкны рәсемгә дә төшерде.

NASA иярчене төшергән рәсемдә Украина өлеше караңгы
NASA иярчене төшергән рәсемдә Украина өлеше караңгы

Украина хакимияте Русия илнең электр челтәренә махсус һөҗүм итте дип белдерде. Русия моны кире какты, аларның максатлары - хәрби инфраструктура корылмалары, "социаль объектларга һөҗүмнәр булмады" диде Русия президентының сүзчесе Дмитрий Песков.

Киев мэры Виталий Кличко әйтүенчә, алар Русия һөҗүменең төрле сценарийларын, хәтта көтелмәгән хәлләрне дә карый. Ул халыкта аңлау булуын әйтә.

"Мин кешеләр белән аралашам, Путин хыялланган реакция урынына - паника юк, депрессия юк. Кешеләр ачулы, әмма алар барысын да аңлый. Бу безнең барыбыз өчен дә авыр вакыт, ләкин бу проблемнар узар һәм без тагын да көчлерәк булырбыз дип ышанам. Бу без үтәргә тиеш юл. Сер түгел, Киев Русиянең максаты булды һәм хәзер дә максаты булып тора. Киев - илнең йөрәге һәм Киевка каршы һөҗүмнәр моның дәлиле", диде Кличко "Настоящее время" каналына.

  • 23 ноябрьдә Русиянең ракет һөҗүменнән соң, Украинаның 11 өлкәсенә зыян килде, анда яшәүчеләрнең күбесе утсыз һәм җылылыксыз калды. Украинаның күпчелек электр станцияләре вакытлыча эшләми торды. Электр булмавы җылылык һәм су белән тәэмин итүдә проблемнарга китерде.
  • Украина президенты Владимир Зеленский 23 ноябрьдә Русия Украинага 67 ракет җибәрде дип белдерде. "Нәтиҗә фаҗигале — бик күп җәрәхәтләнүчеләр, һәлак булучылар бар" диде ул.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG