Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галимәсе Украина гаскәре өчен хәрби ятьмәләр бәйли


Надирә Ильницкая Украина гаскәре өчен хәрби ятьмәләр бәйли
Надирә Ильницкая Украина гаскәре өчен хәрби ятьмәләр бәйли

Киевта студентларга белем биргән укытучы Надирә Ильницкая эшен, йортын ташлап бүген хәрбиләр өчен ятьмәләр бәйләү белән мәшгуль.

Надирә Ильницкая — Киевтагы Вадим Гетьман исемендәге милли икътисад университет доценты, юридик фәннәр кандидаты. Тамырлары Мордовиянең Янгураз, Пензаның Мочалей авылларына барып тоташа. Әби-бабалары Луһанскига ачлыктан качып килгән һәм Украинада урнашкан. Надирә Батыршиннар нәселе дәвамчысы.

Иртән университетта укыту, төштән соң фәнни эш белән шөгыльләнү, үз йорты белән яшәүче гаиләдә хуҗабикәнең өйдә дә, ишегалдында эше күп – бу яшь татар ханымның Киевтагы тормышының бер өлеше. Сугышка кадәр тормышы. Бүген фәнни хезмәткәр гаиләсе белән туган йортын ташлап китәргә мәҗбүр. Студентларга белем бирү урынына ул көн саен Украина хәрбиләре өчен кирәк-яраклар ясый торган өмәгә йөри. Үзе белән 8 яшьлек кызын да ияртеп бара.

Надирә гаиләсе белән Киев өлкәсендәге авылда үз йортлары белән яшәгән, сугыш башлангач авылдашлары белән идән астында яшәүләрен елап искә ала.

— Сугыш башланган көнне без өйдә идек. Киев өлкәсенең бер авылында өй салдык, шунда яшәдек. Авыл әле салына гына. Минем дә, иремнең дә эше Киевта. Олы улым – Киевның театр, кинемография, телевидение дәүләт университеты өлкәсендә белем ала. Беренче курс студенты. Кызыбызга 8 яшь. Иртән улым: "Әни, Киевта шартлаулар, сугыш башланды" дип шалтыратты. Аннары бездә дә шартлаулар тавышы ишетелә башлады. Сугыш Украинадагы һәр кеше өчен шулай башланды, — дип сөйли ул. — Бер яктан инде бу хәлләр күптән кебек, күнегеп тә барабыз кебек, әмма фаҗигане күңел дә, акыл да кабул итми. Улым ике иптәшен ияртеп Киевтан электричкада өйгә кайтты. Ничектер ул көннәрне Киевны утка тотарлар дигән курку бар иде. Хәлләр бездә дә катлаулана башлады. Авылдагы ирләр җыелышты, кайда, ничек яшеренәбез, сакланабыз дигән сорау туды. Бездә идән асты юк. Күршедә төзелеп бетмәгән бина бар, аның идән асты зур, нык булып чыкты. Ирләр анда электр уты суздылар, җылыткычлар урнаштырдылар, ятаклар ясадылар. Без авылдашлар белән берничә көн шунда яшәдек. Шартлау, ату тавышлары астында йоклап булмый. Берничә көн шул рәвешле яшәдек. Ирем дә, мин дә болай булмый, сугыш булмаган җиргә китәргә кирәк дидек, чөнки балалар өчен курку зур иде. Инде кызыма тынычыландыра торган дарулар бирә башладым. Балаларның психикасы какшады. Иремнең әниләре Хмельницкий шәһәрендә яши. Шунда барып җитәргә кирәк дип юлга чыктык.

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, машинабыз төзек түгел. Бер генә шиномонтаж эшләми. Ә юл ерак. Ул вакытта Русия оккупантлары сивил кешеләр машиналарына атулары, кешеләрнең һәлак булу очраклары турында ишеткән идек. Шулай да догаларны укыдык та ишекне бикләп, мин, ирем, ике балам, сеңлемнең кызы, эт һәм песи, машинага утырып чыгып киттек. Житомир юлы, күпере шартлатылган иде, анда оккупантларның хәрби техникасы иде. Безгә урау, урман юллары аша китәргә туры килде. Ирем бер дә туктамыйча барды, Аллаһка шөкер, машинабыз ватылып туктамады. Алдан киткән бер машина йөртүчесе Телеграм аша кайда имин, кайда юк икәнен безгә хәбәр итеп барды. Русия гаскәрләренә очравын очрамадык, әмма атышлар астында бардык да бардык. Хмельницкийга барып та җиттек, машинаның тәгәрмәче инде сүтелә башлады. Гаҗәп.

Надирә гаиләсе белән иренең әти-әнисенең ике бүлмәле фатирында яши. Барлыгы 8 кеше һәм дүрт хайван. Алар тагын бер качакны үзләренә алган. "Барыбыз да сыябыз, бернинди авырлык юк, иң мөһиме – иминлек һәм тынычлык", ди әңгәмәдәшебез. Надирә иң авыры эшсез тору, ди. Аз гына да кул кушырып утыру күңелне кыра дип аңлата ул. Илеңдә сугыш барганын һәм кешеләрнең үлемнәре, Мариупольдагы кешеләрне тоткын итеп Русиягә алып китүләрен белеп яшәү акылдан яздыра, ди ул. Килеп урнашуга ук алар эш эзли, кайда, кемгә файдалы булуларын белешә башлаган.

Надирә Украина гаскәрләре өчен хәрби ятьмәләр бәйләүчеләргә кушылган. Ул көн саен 8 яшьлек кызын да ияртеп шул эшкә бара.

Надирә Ильницкая
Надирә Ильницкая

— Көн саен без, башлыча хатыннар, кызлар, гаскәрләр өчен ятьмәләр бәйлибез. Алар галәмәт зур, бер көнгә берничә ятьмә килеп чыга. Алар бик кирәк. Ясап та бетерәбез алып та китәләр. Без ясаганнары, мәсәлән, Харкивны яклаучы Украина гаскәрләренә китә, — дип сөйли ул. — Арабызда өлкән ирләр дә бар. Алар да өйдә утыра алмаганга күрә гаскәрәбезгә илне якларга нинди дә булса ярдәм булсын дип эшкә килә. Ул ятьмәләрне эләргә, салдырырга, аннары төяргә кирәк. Бу авыр эштә ирләр, бабайлар эшли... Бер кеше 3-4 сәгать эшли, аннары алышынабыз. Инде ике ай шушы режим белән яшибез. Ятьмәне бәйләүдә төрле кешеләр. Берсе дә ник ялларда эшлим дими, бу минем дәрәҗәмә туры килми, дими. Студентларымны сагынам, әмма тыныч тормышка кайтыр өчен һәр кешенең тырышлыгы кирәк, — дип сөйли ул. — Ирем белән улым да шулай. Алар көн саен ниндидер эшкә чыгып китә. Чынында безнең шәһәрдә волонтерлар хәрәкәте бик актив эшли, аларның эшләре төгәл куелган. Анда кешеләр белән шыплап тулган, барысы да мәшгуль. Тероборонага ирләрне алмыйлар, анда да "полный комплект", анда эләгер өчен ришвәт төртәләр, диләр. Төрле социаль челтәрләрдә "Ашыгыч ярдәм" дигән төркемнәр бар. Мәсәлән, һуманитар ярдәм килә, йөкне бушатырга кирәк, кем килә ала дип сорау бирүгә ялт итеп кешеләр җыела. Мин күзәтеп тордым – "20 ир кирәк" дигән язу булды 2 минут эчендә ирләр тупланды. Иремә арыгансыңдыр, ял көне булса да өйдә ял ит дим. "Юк, сугыш көн саен бара. Безнең дә туктарга хакыбыз юк" ди һәм һәр кеше шулай фикер йөртә.

Хмельницкий аша тимер юлдан поездлар уза, һәр көнне поездлар туктый. Тимер юл вокзалында волонтерлар тора, кемгә ни кирәк – ризык, су, дарулар тараталар. Кем Хмельницкийда калырга тели, аларга яшәргә урын табалар, һөнәр алыштырырга булышалар. Балаларны мәктәпләргә урнаштыралар, алар өчен төрле реабилтация үзәкләре эшли, күңел ачу чаралары була. Ягъни, барысы да төгәл оештырылган.

Надирә әйтүенчә, Хмельницкийда ризык бар, кибетләр эшли. Хмельницкийда тулы канлы тормыш туктамаган, әмма кешеләр саны икеләтә, өчләтә арткан, бу шәһәр инфраструктурасына басым дигәнне аңлата. Ул кешеләр арасында гаҗәеп рәвештә бердәмлек күзәтелә дип сөйли.

— Улым дуслары белән үз укытучыларын Киевтан коткарды. Бер-берсе өчен янып торалар, борчылалар. Минем әниләрдә һәрвакыт кеше тукталды, бермәл кечкенә фатирда 11 кеше үк булганнар. Урын, ризык – барысы белән дә бүлешәләр. Урысмы, украинмы, татармы син – аерма юк. Черниговтан килүче ике хатын безнең белән ятьмә бәйләүгә килде, икесе дә елый, "Безгә монда бандерачылар дип сөйлиләр иде, ә сез безне туганыгыз кебек карыйсыз, гафу итегез" дип әйтәләр, — ди ул.

Надира Ильницкая
Надира Ильницкая

Надирә Украина белән Русияне, андагы татарларның хәлен чагыштыра. Надирә Русиядәге кешеләр кол халәтендә, татарлар тоткын хәлдә дип тасвирлый һәм 2012 елда Казанга барган сәфәрен искә төшерә.

Русиядә тоталь коллык. Коллар урамга чыкмый, ирекле кеше генә хокуклары өчен көрәшә ала

— Минем Русиягә карата агрессия юк иде, фән белән шөгыльләндем. Мәйдан узды, Кырым аннексиясе булды. Донбасста Русия ботка оештырып, анда киеренке вазгыять тудырды һәм бүгенге сугыш башлады. 2014 елга кадәр Украинада тыныч иде. Бүген исә Русия солдатлары кешеләрне үтерә, хатыннарны көчли, әйберләр урлый. Минем өчен Русиягә карата мөнәсәбәт нинди була ала? Җирәнү һәм нәфрәт. Русия гаскәриләре – иблисләр. Намус кодексы хәтта төрмәдә утыручыларда бар, ә боларда юк. Русия ил, дәүләт буларак юкка чыкты. Мин Русия фәнни хезмәтләрен кулланудан туктадым.

Русиядә тоталь коллык. Коллар урамга чыкмый, ирекле кеше генә хокуклары өчен көрәшә ала. Без Украинада төрлечә яшәдек, акча да җитмәде, социаль проблемнар да булды, әмма без Украинада ирекле. Фикерләрне ачык әйтәбез, аның өчен репрессияләр юк. Сайлауларда үзебез теләгән кешене сайлыйбыз, — ди ул. — Украина татарлары белән Русиядә яшәүче татарлар арасында зур аерма бар. Мин татар булып яшәдем, балаларым татарча белә, ирем - украин, әмма ул минем әти-әни белән аралашыр өчен телне өйрәнде. Улымның дуслары татарча аерым сүзләр белә. Гаилә дусларыбыз да шулай, татарча өйрәнәләр. Иреклек. Ярату хисе.

2012 елда беренче тапкыр Казанга, Дөнья татар яшьләре форумына барган идем. Казан матур, кешеләр мәрхәмәтле дип искә калган. Миндә Киев, Украина байрагы, тугърасы билгеләре бар иде, кешеләр аны күреп сәлам бирә, ихтирамын күрсәтте. Икътисад университетында укыткач, Казандагы хезмәттәшләрем белән танышырга теләдем, КФЭИга кердем, аларның эш рәвеше кызык иде. Без нәкъ реорганизация вакытына эләктек, финанс институты КФУга кушылган чак, галимнәр, укытучылар борчылу һәм каршы иде. Бик авыр сөйләшү булды дип истә калды. Казан дәүләт университетының юкка чыкканын аңладым. Аннары татар телен бетерделәр. Путин Татарстанга карата бульдозер белән барганын күрдем. Истә калган тагын бер күренеш: кайда гына керсәң дә полиция иде һәм "Игътибарлы булыгыз, таныш булмаган кара пакетлар булса, хәбәр итегез" дигән аудио игъланнар. Үземне кырыс шартлы колониядә кебек хис иттем.

Надирә сугышта Ватанны саклаучылар һөҗүм итүчеләрдән аерыла, туган йортын, җирен, илен илбасарлар, оккупантлардан саклаучылар һәрвакытта да хаклы һәм алар җиңәчәгенә ышана.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Украинада сугыш

XS
SM
MD
LG