Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты хакимияте Яңа елга бары тик "патриотик" артистларны гына чакырырга кушкан


Николай Расторгуев
Николай Расторгуев

Президент аппараты киңәш иткән  исемлектә Русия Украинадан басып алган җирләрдә яшәүче артистлар да бар,

Русия президенты аппараты дәүләт ширкәтләренә, төбәк башлыкларына, телеширкәтләргә һәм мәдәният оешмаларына Яңа ел чараларын уздыруга бәйле киңәшләр язылган хат юллаган.

Бу хатта әйтелгәнчә, концерт программын төзегәндә, чараны оештыручылар "патриотик юнәлештә" эшләүче артистларны хупласа яхшырак. Андый артистлар исемлегенә, аерым алганда Григорий Лепс, Николай Расторгуев, Лариса Долина, Полина Гагарина, Александр Маршал, Гарик Сукачёв, Александр Ф.Скляр, Вадим Самойлов, Светлана Сурганова, Юлия Чичерина, Shaman, шулай ук "Город 312", Uma2rmaH һәм "Земляне" төркемнәре кергән.

Президент аппараты киңәш иткән исемлектә Русия Украинадан басып алган җирләрдә яшәүче артистлар да бар, әйтик Мариупольдә туган элекке "хәрби хәбәрче" Аким Апачев, фетнәчел Донецки өлкәсе җырчылары Наталья Качура һәм Маргарита Лисовина. Хакимиятләргә юлланган хатларда аларны "яңа башкаручылар" дип атаганнар.

Шул ук вакытта Президент хакимияте Яңа ел тантаналарын үткәргәндә чыгымнарда "тыйнаграк" булырга, киңкүләм һәм чыгымлы күңел ачулардан баш тартырга куша.

Русия шәһәрләренең үзәк мәйданнарында телестудияләр корырга да киңәш ителә, аларда "махсус хәрби операция"дә катнашучыларга Яңа ел котлаулары яздырырга мөмкин диелә.

Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шәһәр һәм авыл җитәкчеләренә Яңа елга артистлар чакыруны тыйган иде. "Якын арада концертлар һәм күңел ачу чаралары турында онытыгыз. Яңа ел чараларына кемнедер чакыруыгызны белсәм, үзем ачуланачакмын", дигән иде ул.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тарта башлады.
  • Әйтик күршедәге Чуашстанда Яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаячаклары, моңа тотыласы акчаларны мобилизацияләнгәннәргә тапшырачаклары хәбәр ителде.
  • Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев та шундый ук карар кабул итүен җиткерде. Күмәк йөрешләр, фейерверклар, концертлар булмаячак диде.
  • Әмма Кремльдә төбәкләрнең Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартуын хупламадылар.
  • Шул ук вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов илдә "өлешчә мобилизация" барган шартларда республикада Яңа ел чаралары уздырмауга каршы чыккан иде. Яңа ел – беренче чиратта балаларыбыз өчен бәйрәм, нишләп без аларны сөенечтән мәхрүм итәргә тиеш ди? "Махсус хәрби операция"не хуплыйбыз, зур көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә", диде Миңнеханов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG