Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков мобилизациянең яңа дулкыны турындагы фаразларны провокация дип атады


Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков

Быел 13 сентябрьдә, мобилизация игълан телүгә 8 көн кала да Дмитрий Песков мобилизация булмаячак дигән иде.

Мәскәү депутатларының үтенечләренә карамастан, Русия президенты Владимир Путин мобилизациянең төгәлләнүе турында фәрман имзаларга җыенмый. Бу Кремль сүзчесе Дмитрий Песковның көндәлек брифингта әйткән сүзләреннән күренә.

Мәскәү шәһәр думасы депутатларының Путинга мөрәҗәгать итеп, аннан мобилизация тәмамлану турында фәрман чыгаруны соравына фикерен белешкәч, Песков "Без монда барысын да аңлаттык, шуңа бу мәсьәләдә бернинди яңалык юк", дип белдергән.

Шулай ук Русия президенты сүзчесе мобилизациянең икенче дулкыны булу ихтималы турындагы хәбәрләргә игътибар итмәскә чакырды, аларны "провокация" дип атаган һәм "саклану министрлыгы белән президенттан килгән мәгълүматларга" гына ышанырга киңәш иткән

  • Быел 13 сентябрьдә дә Дмитрий Песков мобилизация булмаячак дигән иде. "Хәзерге вакытта бу хакта сүз бармый", диде ул. Әмма 21 сентябрьдә үк Путин Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • Мәскәү шәһәр думасының КПРФ, "Яблоко", "Гадел Русия" депутатлары ноябрь ахырында Путиннан мобилизация төгәлләнүе турында фәрман чыгаруын сорады. Мондый фәрман булмау сәбәпле русияләр "үзләренең, гаиләсенең киләчәген планлаштыра һәм гадәти тормыш рәвеше алып бара алмый" дип искәртте алар.
  • 1 ноябрьдә Песков Русиядә "өлешчә мобилизация"не төгәлләү өчен президентның аерым фәрман чыгаруы кирәкми" дип белдерде. Фәрман кирәми, нокта куелды, өлешчә мобилизация тәмам", диде ул.
  • Юристлар "мобилизация тәмам" дигән телдән әйтелгән бу сүзләр бернинди юридик көчкә дә ия түгел һәм хакимиятләр сугышка алуны теләсә кайсы мизгелдә яңадан башларга мөмкин ди.
  • Путинның һәм саклану министрлыгының мобилизация "төгәлләнде" дигән белдерүләреннән соң да Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне сугышка алулары турында хәбәрләр даими килеп тора.
  • Кремль мобилизация тәмамланды дип ышандырса да, бу кышта ук Русиядә мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин, дип язган иде чыганакларына сылтама белән "Вёрстка".
  • Басма чыганаклары фикеренчә, президент хакимияте Яңа елга кадәр чорны халык эмоциональ яктан бераз ял иттерү өчен кулланырга уйлый, әмма мобилизация тәмамлануга "беркем дә ышанмый" ди алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG