Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары шурасы әгъзаларына Путиннан кувалда белән үтерелгән "Вагнер" сугышчысы турында сорамаска кушылган


Русия кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев
Русия кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев

Шура әгъзаларына “президентны борчымас өчен”  кискен сораулар күтәрмәскә кушканнар. Русия гаскәре турында “фейклар" канунын куллану, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары белдергән протестлар турында сораштыру да рөхсәт ителмәгән.

Кеше хокуклары шурасы әгъзаларына бүген, 7 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин белән узасы онлайн-очрашуда кайбер мәсьәләләрне күтәрмәскә кушканнар. Әйтик Украинага әсир төшкән "Вагнер" сугышчысы Евгений Нужинны кувалда белән үтерүләре, Русия гаскәре турында "фейклар" канунын куллану, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары белдергән протестлар турында сораштыру рөхсәт ителмәгән.

Бу хакта Кеше хокуклары шурасындагы чыганакларына сылтама белән "Вёрстка" хәбәр итә.

Басма әңгәмәдәшләре әйтүенчә, шура башлыгы Валерий Фадеев соңгы ике атнада берничә тапкыр президент хакимияте вәкилләре белән очрашкан, ул Путин белән очрашуда сөйләшеләсе мәсьәләләрне һәм сорауларны раслатырга тиеш булган. Аңа "президентны борчымас өчен" кискен сораулар күтәрмәскә кушканнар диелә.

Шулай да шура әгъзалары Русия президентына өлешчә мобилизация тәмамлануы турында сорау бирергә киңәш ителгән, бу "кешеләр мобилизациянең икенче дулкыны булыр дип борчылганга", президент аның төгәлләнүен тагын бер кат расласын өчен эшләнә, диелә.

Шулай ук экологиягә, русияләргә каршы кертелгән чикләүләр, ЛГБТ пропагандасын тыю кануны белән бәйле сораулар бирүне хуплаганнар.

  • 17 ноябрьдә Путин Кеше хокуклары шурасыннан ун кешене чыгарган иде, нигездә алар хокук яклаучылар һәм журналистлар. Шурадан чыгарылучылар арасында "Җәфалауларга каршы көрәш комитеты"ның элекке рәисе Игорь Каляпин да бар. Шул ук фәрманында Путин шурага ун кешене өстәде. Алар арасында Русия башлаган сугышны хуплап алга сөрүчеләр дә бар.
  • Элегрәк "Коммерсантъ" Путин белән ел саен уза торган очрашуда кеше хокуклары шурасы әгъзалары ят агентлар турында, гаскәрне дискредитацияләү маддәләре нигезендә җәзалар, сугышка каршы чыгышларны тулысынча тыю, мобилизация, тоткыннарны хосусый хәрби ширкәткә алу, элекке тоткынны кувалда белән үтерү хакында сорарга әзерләнә, дип хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG