Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кеше хокуклары шурасыннан хокук яклаучыларны һәм журналистларны чыгарган


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Шул ук фәрманында ул шурага ун кешене өстәгән. Алар арасында Русия башлаган сугышны хуплап алга сөрүчеләр дә бар.

Русия президенты Владимир Путин Кеше хокуклары шурасыннан ун кешене чыгарган, нигездә алар хокук яклаучылар һәм журналистлар. Шул ук фәрманында ул шурага ун кешене өстәгән. Алар арасында Русия башлаган сугышны хуплап алга сөрүчеләр дә бар.

Кеше хокуклары шурасыннан чыгарылучылар арасында "Җәфалауларга каршы көрәш комитеты"ның элекке рәисе Игорь Каляпин, Петербурның хокук яклау шурасының җаваплы сәркатибе Наталья Евдокимова, Мәскәү дәүләт университетында факультетларның кафедралары мөдирләре Александр Асмолов һәм Иван Засурский, "Сова" мәгълүмати-аналитика үзәге җитәкчесе Александр Верховский һәм журналистлар Николай Сванидзе белән Екатерина Винокурова бар. Кеше хокуклары шурасыннан чыгарылган хокук яклаучы Андрей Бабушкин 2022 елның маенда үлгән иде.

Шурага кертелүчеләр исемлегендә сугышны хуплаучы "Халык фронты" җитәкчесе Юлия Белехова, "Азат Донбасс" вәкиле Елена Шишкина һәм "Комсомольская правда" хәбәрчесе Александр Коц (ул Украинадагы сугыш турында Русия саклану министрлыгы кушканча яза) бар.

  • 17 ноябрьдә "Коммерсантъ" Путин белән ел саен уза торган очрашуда кеше хокуклары шурасы әгъзалары ят агентлар турында, гаскәрне дискредитацияләү маддәләре нигезендә җәзалар, сугышка каршы чыгышларны тулысынча тыю, мобилизация, тоткыннарны хосусый хәрби ширкәткә алу, элекке тоткынны кувалда белән үтерү хакында сорарга әзерләнә, дип хәбәр иткән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG