Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты комитеты Русиянең Украинага каршы гамәлләрен геноцид дип таныды


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Аерым алганда, резолюция АКШ президенты Джо Байденга геноцидка катнашы булучыларга каршы чикләүләр кертергә тәкъдим итә. Русия резолюцияне кире какты. 

АКШ Сенатының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты Русиянең Украинадагы гамәлләрен геноцид дип тану турында резолюция кабул итте. Бу хакта комитет сайтында әйтелә.

Резолюция Русияне "Украина халкына каршы геноцид актлары кылуы" өчен хөкем итә, АКШны, НАТОны һәм Европа беректәшләрен Украина хөкүмәтен хуплауны дәвам итәргә чакыра, Русия хакимиятләре һәм хәрбиләрен тикшерүне, аларга трибуналларны хуплый, шулай ук АКШ президенты Джо Байденга "Магнитский акты" кысаларында геноцидка катнашы булучыларга каршы чикләүләр кертергә тәкъдим итә.

Бу документны Сенатка июльдә керттеләр.

Русия АКШ Сенатының әлеге резолюциясен кире какты, бу хакта Русиянең Вашингтондагы илчелегендә белдерделәр .

  • 13 апрельдә АКШ президенты Джо Байден Украинада урыс гаскәрләре тыныч халыкка каршы кылган җинаятьләрне беренче тапкыр геноцид дип атады. Ул Русиянең украин халкына геноцид кылу-кылмавы турындагы карарны юристлар чыгарыр, әмма минем фикеремчә, бу – геноцид, диде.
  • 21 апрельдә Эстония һәм Латвия Русиянең Украинадагы гамәлләрен геноцид дип таныды.
  • Апрель ахырында Канада Вәкилләр пулаты да Русия гамәлләрен бертавыштан украин халкы геноциды дип таныган иде. Резолюциядә әйтелгәнчә, сугыш барышында Русия "киңкүләм ерткычлыклар" кылган һәм "Украинаның тыныч халкын махсус системлы рәвештә үтергән".
  • Ноябрь ахырында Европа парламенты Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тану турында резолюция кабул итте. Резолюциядә Русия сугыш вакытында террорчылык алымнары кулланучы ил дип танылган. Депутатлар президент Владимир Путинны һәм аның хөкүмәтен халыкара трибуналга тарту өчен нигез әзерләүләрен белдерде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә президент Владимир Путин фәрманы белән башланды. Кремль моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG