Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда атыш булган 175нче мәктәп мөдире үзенә каршы җинаять эзәрлекләвен туктатуларын сорый


Казанның 175нче гимназиясе. Архив фотосы
Казанның 175нче гимназиясе. Архив фотосы

Аңа каршы "гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Мөдирне җиде елга кадәр колониягә хөкем итүләре бар.

Казанның Илназ Галәвиев атыш оештырган 175нче гимназиясе мөдире Әминә Вәлиева үзенә каршы җинаять эзәрлекләвен туктатуларын сорый. Бу хакта Telegram-каналында гаепләнүченең адвокаты Руслан Нәгыев язды.

Аңа каршы "гамьсезлек" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Мөдирне җиде елга кадәр колониягә хөкем итүләре бар.

"Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинны яулаучылар да шундый ук үтенеч белән мөрәҗәгать иткән, аларны кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән эш башкаруда һәм хезмәт күрсәтүдә гаеплиләр.

Адвокатлар фикеренчә, җинаять составы булмау сәбәпле, бу эшләр туктатылырга тиеш. Әмма тикшерү моның белән килешми.

Якында өч гаепләнүченең дә эшләрен гаепләү йомгагын раслату өчен Русия баш прокуратурасына җибәрүләре мөмкин.

28 ноябрьдә Татарстан югары мәхкәмәсе Әминә Вәлиевадан сорау алды.

Фаҗига көнне, 2021 елның 11 маенда, Вәлиеваның туган көне булган, һәм моннан тыш, ул ялда саналган. Иртән аңа өйгә хезмәттәшләреннән чәчәкләр китергәннәр, һәм ул каникулдан соң мәктәптәге хәлләрне белү өчен берникадәр вакытка мәктәпкә кереп чыгарга уйлаган.

Вәлиева урамнан беренче атуларны ишеткәч, ул машиналар тавышы дип уйлаган. Аннары атышлар мәктәп эчендә ишетелә башлаган һәм мөдир ниндидер куркыныч нәрсә булганын аңлап, рупордан игълан ясый башлаган. "Мәктәптә кораллы һөҗүм! Барлык балаларны коридордан кертегез, ишекне ябыгыз һәм беркемгә дә ачмагыз!" дип сөйләгәнен әйтте мөдир.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, 8А сыйныфы янында рупор җайланмасы эшләмәгән, ләкин Вәлиева моны кире кага. "Бөтен җирдә эшләде, бу проблем һәрвакыт контрольдә иде, эшләмәгәннәрен белер идем" дип сөйләде мәктәп мөдире.

  • Әминә Вәлиеваның кызы Эльвина Ибраһимова әнисенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага, әнисеннән гаеплене ясарга телиләр дигән иде Азатлыкка.
  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Октябрь уртасында Галәвиевка ачылган җинаять эшен Баш прокуратура мәхкәмәгә тапшырды. Аны җинаять кодексының берничә маддәсендә гаеплиләр: үтерүдә, канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алу, саклау һәм ясауда, шулай ук аңлы рәвештә милекне юк итү яки зарарлауда.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG