Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һөҗүмдә әнием чак исән калган, ә аны гаепле итмәкчеләр"


175нче гимназиядә атыштан соң
175нче гимназиядә атыштан соң

175нче мәктәптәге атыштан соң гаепләнүчеләр рәтенә мәктәп мөдире Әминә Вәлиева да кертелде. Ул хәзер хастаханәдә дәвалана. Аның кызы Эльвина Ибраһимова әнисенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага, әнисеннән гаеплене ясарга телиләр ди. Без төрле якның дәгъваларын тыңладык.

Май аенда Казандагы 175нче гимназиядә ут ачу вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Атыш оештырып, 9 кешене үтергән Илназ Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында. Аннан тыш тикшерү эшләре "гамьсезлек" маддәсе нигезендә "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата алып барыла.

Берничә ай элек мәктәп мөдире Әминә Вәлиеваны да"гамьсезлек"тә гаепләнүе билгеле булды. Башта шаһит булып саналган мөдир хәзер "гаепләнүче" статусында. Мөдирне яклап 175нче мәктәптә укучыларның ата-аналары Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган. Моннан тыш мөдирне яклап интернетта петиция дә барлыкка килгән, бу язма язылу вакытына аны инде 40 меңнән артык кеше имзалаган.

Әминә Вәлиева әлеге вакытта Казанның 7нче хастаханәсендә, кардиология бүлегендә дәвалана. Өстәвенә коронавирус та эләктергән. Азатлык аның белән элемтә урнаштырып карады, әмма ул сөйләшүдән баш тартты. Ул тикшерү барган вакытта эш ничек баруы турында сөйләмәү турында документ та имзалаган, "минем хокукым юк" дип аңлатты Вәлиева.

Әминә Вәлиевага карата тикшерү дәвам итә, әмма сорау алу мөмкинлеге юк. Мәктәпнең элекке мөдире сорау алулардан хәле китеп хастаханәгә эләккән. Аның фикерен белешә алмаганга күрә тикшерү барышын һәм мәктәптәге атыш вакытында мөдир гамәлләре турында Әминә Вәлиеваның кызы Эльвина Ибраһимова белән сөйләштек.

"Мәктәп укытучылары, мөдире балаларны коткарды"

Эльвина үзе дә 2009 елда 175нче мәктәпне тәмамлаган. Үзем мәктәптәге җитәкчелекне дә, укытучыларны да бик яхшы беләм, дип сөйләде Азатлыкка. Ул әнисе атыш вакытында барысын да тиешенчә башкарган, аның гаебе юк, аннан бары тик бар бәлаләр сәбәпчесен ясарга телиләр дип саный.

— Ул инде берничә атна хастаханәдә дәвалана. Анализлары начар, шуңа күрә әлегә чыгармыйлар. Өстәвенә, хастаханәдә ул ковид эләктергән. Пневмониясе бар, ПЦР нәтиҗәсе дә әлегә уңай, — ди Эльвина. — Әни май аенда ук, бу мәктәп вакыйгаларыннан соң, өендә аңын югалтты, аягын сындырды. Сорау алуга йөри алмагач, Тикшерү комитетыннан кешеләр килеп, аны өеннән шул килеш алып киткәннәр иде. Башта Казанның Тикшерү комитетыннан килеп йөрделәр. Аларның мәктәпкә, җитәкчелеккә дәгъвасы булмаган, мәктәп администрациясе гамәлләрендә алар хата тапмаган. Әмма кайбер ата-аналар моның белән ризалашмыйча, дәгъва белдергән, Бастрыкин (Русия Тикшерү комитеты башлыгы – ред.) килгәч, Мәскәү тикшерүчеләре инде мәктәп җитәкчелегендә гаеп табарга тырыша башлады, күрәсең. Хәзер тикшерү белән федераллар шөгыльләнә.

— Тикшерүчеләр әниегезне нәрсәдә гаеплиләр?

— Башта 8А сыйныфында (атыш булган сыйныфта 7 бала һәлак була – ред.) рупор эшләмәгән дип дәлилләргә тырыштылар. Хәзер инде төгәл билгеле: ул эшләгән. Ул әкренрәк эшләгән булып чыкты, тик сыйныф янында, 2-3 метр ераклыкта тагын ике рупор булган. Моны экспертиза дәлилләгән.

Укытучыда ачкыч булган, игълан ясаучы җиһаз эшләгән, якындагы рупорлар да тавыш биргән

Ата-аналар, мөгаен, стресс сәбәпледер, укытучының ишекне яба алганын аңларга теләми. Укытучыда ачкыч булган, игълан ясаучы җиһаз эшләгән, якындагы рупорлар да тавыш биргән. Мин үзем шул мәктәптә укып чыктым, бу җиһазлар тавышын яхшы беләм, алар бик тавышлы, акустиканы исәпкә алганда, коридорларда ишетелә.

Аннан Мәскәү тикшерүчеләре ишек мәсьәләсенә дә бәйләнергә тырыша. Янәсе, подрядчик булган ширкәт үз эшен тиешле башкармаган, керү ишеген җиңел генә ачып булган. Чынлыкта анда магнит эшләгән, ул таләпләргә җавап биргән. Мәктәптә булганнар Илназ Галәвиев ишеккә аткан дип әйтәләр, моны төгәл белмим, тик шулай сөйлиләр, шул ату аркасында ишек тулысынча ябылмаган дип аңлаталар. Керү урыны шуннан соң юк ителгән, хәзер берсе дә берни әйтә алмый. Ишек пластиктан ясалган, ул тимер түгел. Әни белән бергә шул ишекне урнаштырган кешеләрне дә гаеплиләр.

— Әминә ханымга төгәл нинди гаеп белдерелә?

— Баштан ук күпчелек тикшерүчеләрнең әнигә мөнәсәбәте дорфа иде. Вазгыять ачыклана башлагач, ул чыннан да бернәрсәдә дә гаепле түгел икәнен аңлый башлаганнар. Тик Казан тикшерүчеләре урынына федераль тикшерүчеләр килгәч, якынча август аенда, аны гаепле статусына күчерделәр.

Зур психологик басым, физик дискомфорт булды, әни яшендә моңа чыдау җиңел түгел

Әнигә нык зур басым ясалды. Ул үзен яклау белән шөгыльләнмәде дә, ул бик авыр психологик халәттә булды, физик сәламәтлеген әйтмим дә. Аның башта адвокаты да булмады, сорау алуларга адвокатсыз йөрде. Анда аңа бик тупас мөнәсәбәт күрсәткәннәр, сорау алулар көн-төн дәвам итте, иртүк чыгып китеп, төнге 2дә кайткан көннәр булды. Шуннан соң ул сорау алуга адвокат белән йөри башлады, аңа мөнәсәбәт бераз йомшарды. Берничә тапкыр сорау алуга ашыгыч ярдәмне дә чакыртырга туры килде. Зур психологик басым, физик дискомфорт иде, аның яшендә моңа чыдау җиңел түгел. Әнинең йөрәк авырулары бар, аңа авыр. Психологик ярдәм дә кирәк булды.

Бер мәхкәмә инде булды, мин белгәнчә, бер гаепләнүчене СИЗОга япканнар. Әни исә хәзер беркая да китмәү кәгазен имзалады. Хәзер менә ул хастаханәдә. Анда барып эләгүнең сәбәбе дә шул басымнар дип саныйм. Йөрәк проблемнары күптән бар иде, соңгы көчен җыеп ул сорау алуларга йөрде. Ата-аналардан гафу үтенде, хушлашуларга йөрде, тикшерү белән дә хезмәттәшлек итте. Әнигә гаеп белдерү аның өчен көтелмәгән иде, шуннан соң ул кардиология бүлегенә эләкте дә.

— Әминә ханым тикшерү вакытында башта шаһит кына дип саналды. Путинның, педагогик коллектив үзен каһарманча тотты, дигән сүзләре дә булды. Тик аннары әниегезгә гаеп белдерү нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз? Нигә тикшерү шул якка борылды?

Әни беренче булып һөҗүм булганын аңлаган һәм бөтен мәктәпкә сигнал биреп, сыйныфларда бикләнергә кушкан

— Минемчә, зыян күргән балаларның ата-аналары зарлану сәбәпле булгандыр. Берсе дә шуны искә алмый: әнинең ул көнне туган көне иде, аның ул чакта ял вакыты иде, тик ул барыбер мәктәпкә барды. Без беренче айларда медиа чаралары белән аралашмадык, теләмәдек. Шуңа кешеләр моны танырга теләми: әни беренче булып һөҗүм булганын аңлаган һәм бөтен мәктәпкә сигнал биреп, сыйныфларда бикләнергә кушкан. Бу күп кешене фаҗигадән саклаган дип саныйм.

Кабул итү бүлмәсендәге ике ишек тә шартлатылган булган. Галәвиев әнине үтерергә җыенган. Дөресен әйткәндә, мин атыш турында ишеткәч, мәктәпкә ашыгып барганда, әни инде үлгән дип уйлаган идем, чөнки аның бүлмәсе нәкъ керү ишеге янында. Әни бүлмәсенең ишегендә пуля эзләре булган, ягъни Галәвиев шунда аткан. Әни завучларны качырып, инде атыш барган коридорга йөгереп чыгып, вахтадагы ашыгыч ярдәм чакыру төймәсенә баскан. Ул вакытта атучы икенче катта булган. Әни шуннан соң да чыгып, полицияне каршы алган, беренче каттан курыккан укытучыны чыгарган. Менә болар турында никтер берсе дә сөйләми.

Кешеләр гаеплене табарга тели. Төрле ата-аналар бар. Балалары үлгән ата-аналар арасында дәгъва белдермәүчеләр дә бар. Кемгәдер гаеплеләрне табарга кирәк, алар Бастрыкинга мөрәҗәгать итте, Бастрыкин исә барлык гаеплеләрне җәзаларга вәгъдә бирде. Бу җәзалау белән мавыгу дип саныйм.

Мин шуңа гаҗәпләнәм: Галәвиевнең ата-анасына бернинди дәгъва юк

Нәтиҗәдә, әниемә бөтен гаепне өяләр, аны төп гаепле кеше итәргә тырышалар. Безне якларлык кеше дә юк. Әни белән теләсә нәрсә эшләп була. Мин шуңа гаҗәпләнәм: бу Галәвиевның ата-анасына бернинди дәгъва юк. Алар гафу да үтенмәде. Үзләре улының өйгә корал китерүен дә белгән килеш бит бу. Бу хакта президент Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Әти-әни кеше ничек тә булса бу хәлне булдырмый ала иде, үзләренең көченнән килмәсә, кимендә каядыр хәбәр итеп була иде. Мәсәлән, психологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Галәвиев үзе СИЗОда рәхәтләнеп шоколад, кәнфитләр ашый, аннан каһарман ясарга тырышучылар да булды.

— Кайбер зыян күрүчеләрнең ата-аналары белән сөйләшкәндә, балаларны җирләгәндә "мәктәп администрациясеннән берсе дә килмәде, сөйләшмәде" диде. Сез әниегез ата-аналар белән күп сөйләшкән дисез.

— Эш шунда, бер әни барысын да бик актив рәвештә мәктәп җитәкчелегенә каршы котырта. Ул завучларга мыскыллау сүзләре белән смс текстын да җибәргән. Завучлар кимендә мәхкәмә тәмамланганчы ниндидер нәтиҗә ясамаска үтенделәр. Миңа да Instagram-га язган иде, завучларның бу үтенечендә бернинди дорфа нәрсә күрмәдем. Әнием дә, завучлар да мәктәптә булган бит, алар да бу һөҗүм вакытында шунда булган, качмаганнар, балаларны коткарырга тырышканнар, могҗиза белән исән кала алдылар. Алар полиция белән бергә йөреп, аларга ярдәм иткән.

8А сыйныфында атыш булганда анда укытучы Диләрә Галиуллина укыткан, ул да яралынды. Аның аңлатуына караганда, рупор эшләмәгән, ул да үзен яклый. Бу бит менә барысы да язмыш дип әйтимме соң инде, урысча әйткәндә "стечение обстоятельств".

— Бу фаҗигале вакыйга өчен Галәвиевтан тыш тагын кем җәзаланырга тиеш дип саныйсыз?

— Мин үзем дә бу айларда бу вакыйгалар эчендә булдым. Беренче көннәрдә без әни белән урамга да чыкмаска тырыштык, безне үтерә алалар, ниндидер әшәкелек эшли алалар дип курыктык. Мин Галәвиевка корал алуга рөхсәт биргән психиатр гаепле түгел дип саныйм. Үзем бераз медицина өлкәсендә эшләгән идем, психиатрлар регламент нигезендә эшли, табиб бу регламенттан чыгып, кешегә справка бирүдән баш тарта алмый. Беренче караштан кешегә диагноз куеп булмый. Корал сатучы да гаепле түгел дип уйлыйм.

Илназ Галәвиев үзе, аның әти-әнисе гаепле дип уйлыйм

Инженерлар, подрядчик оешмалар да гаепле түгел. Мәктәп җитәкчелеге дә, администрация дә гаепсез дип саныйм. Хәтта көч-куәт оешмалары да бу очракта берни эшли алмаган дип уйлыйм, ялгыз психны алдан эзләп табу мөмкин түгел бит.

Кем гаепле дигәннән, Илназ Галәвиев үзе, аның әти-әнисе гаепле дип уйлыйм. Алар аның нинди хәлдә булганын белгән, башка фатирга күчкән, аны күченгәч тә ашатып торган. Бу хәлдән соң да балага акча, башка кирәк-яракларны ничек биреп була – башыма сыймый. Алар гафу да үтенмәде, мин махсус моның турында мәгълүмат эзләдем. Алар бары тик бу вакыйгадан соң аларга яклаучылар бирелмәвенә генә ризасызлык белдерде, күрәсең, кемдер аларга һөҗүм итә ала дип курыканнар. Тик үзләре гафу үтенергә көч тапмаганнар. Ә тикшерү никтер гаепне минем әниемә аударырга тырыша.

Әминә Вәлиеваның хокукларын адвокат Руслан Нәгыев яклый. Аның сүзләренә караганда, тикшерүчеләр ягыннан Вәлиевага карата басым әлегә күзәтелми.

— Әминә Вәлиева аңа булган гаепләр белән килешми, кабул итми. Мин аны яклаячакмын. Әлегә тикшерүчеләр тарафыннан Вәлиеваны гаепләргә бернинди дә төгәл дәлилләр юк. Тикшерү дәвам итә, әмма Әминә ханым чирләп китү сәбәпле мәхкәмәнең төгәл датасы юк. Бу эш шау-шулы һәм аңа бөтен кешеләрнең дә, җитәкчелекнең дә игътибары төбәлгән. Тикшерү азагына җиткереп, гаеплеләрне җәзага тарту сәясәткә дә бәйле. Әмма мин үзем мәктәп мөдире дә, укытучылар да каһарманча эш иттеләр дип саныйм. Кешеләрнең күпчелеге шул фикердә, — диде Азатлыкка Нәгыев.

Зыян күрүче ата-аналар дәгъвасы

29 октябрьдә Тикшерү комитетында тикшерүчеләр белән мәктәптә һәлак булучы, яраланучы балаларның ата-аналары белән очрашу оештырылган. Очрашуда катнашучылар Тикшерү комитеты алып барган тикшерүдән әлегә канәгать. Бу эшне генерал-майор Александр Лавров алып бара. Ул Тикшерү комитетының мөһим эшләр буенча баш тикшерүче. Вакытында режиссер Кирилл Серебренников эшен дә алып барды.

Азатлык берничә кеше белән элемтәгә керде, әмма кемдер сөйләүдән баш тартты, кемдер исемен атамау шарты белән мәктәп җитәкчелегенә карата дәгъваларын аңлатты. Азатлыкка сөйләүче ханым мәктәп җитәкчелеге тарафыннан ялган күп булды, җаваплы кешеләр балаларның иминлеген тиешле дәрәҗәдә оештырмады дип сөйләде.

— Тикшерү комитеты Әминә Вәлиеваны гаепле дип саный икән, димәк аның гаебе бар, без аларга ышанабыз. Кеше буларак мәктәп мөдирен кызганам, ул яратып эшләде. Лаеклы ялга чыгар алдыннан мондый хәл килеп чыгуын берсенә дә теләмим, Аллаһ сакласын. Аңа начарлык теләмим. Әмма гаебе бар икән, ул аны танырга, җәзага тартылырга тиеш, — дип саный баласы атышта корбан булган ана. — Әминә Вәлиева, беренчедән, беребездән дә гафу үтенмәде. Без көттек, бу булмады. Икенчедән, ялган күп. Мәсәлән, саклану чаралары өчен ата-аналардан акча җыелды. Сүз 2019-2020 ел турында бара. "Охрана" өчен ата-аналар акча җыелышып түли иде. Пандемия вакытында ата-аналар җыелышында акча җыймаска дигән карар чыгарылды дигән сүзләр таралды. Әмма бернинди дә җыелыш булмады. Аның беркетмәсе дә юк, бер кеше дә андый җыелышларның булганын белми, искә төшерә алмый. Моңа кадәр җыелган акча булган икән, ник алар тиешлечә тотылмаган? Кайда ята ул ата-анадан җыелган акча?

Мәктәп җитәкчелеге шул журналны яшерергә тырышты

Рупор турында да әйтәм. Мәктәпне уку елы алдыннан кабул итү процедурасында укытучылар журналга имза куя, үз фикерләрен яза, 8А сыйныфында радио начар эшләгәне турында язылган, укытучының бу хакта билгеләмәсе бар. Әмма мәктәп җитәкчелеге шул журналны да яшерергә тырышты. Ни өчен кирәк бу алдаулар? Балалар һәлак булды, кешечә, үзләрен гаепле дип танымасалар да, фаҗига булган 8А сыйныфында укыткан Диләрә Галиуллинага (ул да Илназ Галәвиев оештырган атышта яраланды - ред.) да кагыла, ата-аналардан гафу үтенеп була иде бит! Дөрес, Диләрә ханым балалар өчен җаваплы түгел, әмма атыш башлангач, мәсәлән, Гөлназ Минвәлиевна дигән укытучы ашханәдә булса да, өченче катка үз сыйныфы янына йөгергән, коткарам дип атылган, куркып бикләнеп калмаган.

Без дәүләт мәктәбенә балаларны исән-сау килеш озаттык, аларга балаларны тапшырдык, кемдер баласын инвалид килеш, кемдер баласының үле гәүдәсен алып чыгарга тиеш түгел. Балаларның иминлеге тиешенчә оештырылмаган булып чыга. Безне дә аңлагыз, без - балаларны югалткан кешеләр, якыннарыбызны кайтара алмыйбыз. Бер генә әйбер - төгәл тикшерүләр узуын, гаеплеләр җәзага тартылуын телибез.

Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG