Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта 175нче мәктәп мөдире Әминә Вәлиеваны яклап петиция барлыкка килде


Яңартылган 175 гимназия капкасы алдында сакчылар, 1 сентябрь 2021
Яңартылган 175 гимназия капкасы алдында сакчылар, 1 сентябрь 2021

Алар бу фаҗигадә гаеплеләрне табуны һәм мәктәп мөдиреннән гаепләүләрне алуны таләп итәләр.

Change.org сайтында 175 мәктәп укучыларының ата-аналары мәктәп мөдире булган Әминә Вәлиеваны яклап петиция чыгарган. Мәктәптәге атыштан соң Вәлиевага каршы гамьсезлек маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы билгеле булды.

Петициядә мәктәпне саклау өчен бюджеттан акча бүленмәгәне өчен ата-аналарның үзләренең берничә ел дәвамында сакчыларга түләве әйтелә. Күп сыйныфлар каршы чыгып, сакчылардан баш тарткач, мөдир ата-аналарны акча түләргә мәҗбүр итә алмаган диелә. Мөдир һәм мөгаллимнәрнең оешкан рәвештә эш итүләре аркасында гына фаҗигадә күбрәк корбан булмаган, дип саный петиция авторлары.

"Әминә Вәлиева мәктәпкә мөгаллимнәрне һәрвакыт нык тикшереп ала иде, без моны фаҗига вакытында күрдек. Беркем үз сыйныфларын калдырмады, беркем паника оештырмады, барысы да үз сыйныфларын яклап торды! Бу күп укытучыларның үз балалары мәктәптә булуына карамастан", дип яза петиция авторлары.

Петициягә кул куючылар бу фаҗигадә гаеплеләрне табуны һәм 175нче гимназия мөдиреннән гаепләүләрне алуны таләп итә.

Хәзерге вакытта Әминә Вәлиева беркая да китмәү шартына кул куйган. Ул үзе гаебен танымый. Аның адвокаты Руслан Нәгыев сүзләренчә, ул хәзерге вакытта хастаханәдә, кардиология бүлегендә дәвалану уза.

14 октябрь иртәсенә петицияне 25 меңнән артык кеше имзалаган.

Берничә көн элек 175нче гимназиядә укучыларның ата-аналары Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган. Алар гимназия мөдиренә карата ачылган җинаять эшен ябуга һәм аны гаепләү өлешендәге нечкәлекләрне кабаттан каратуга булышуларын сораган.

Фаҗигадән соң Русия президенты Владимир Путин: "Гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре катлаулы вакытта үзләрен каһарманнарча, югары профессиональ дәрәҗәдә тотты. Атыш вакытында укытучылар үз укучылары өчен көрәшергә әзер иде. Беркем дә үз урыныннан чигенмәде", дип белдергән иде.

2021 елның 11 маенда Галәвиев Казандагы 175нче гимназиядә ут ачып тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучы үтерде, 23 кеше яраланды. Галәвиев 12 майда кулга алынды һәм аңа күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды. 5 июльдә Мәскәүдәге мәхкәмә Галәвиевны кулга алу вакытын 11 октябрьгә кадәр озайткан иде. 7 октябрьдә сак астында калдыру вакытын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайттылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG