Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев 11 гыйнварга кадәр сак астында калачак 


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Мәхкәмәдән бу хакта тикшерүче сораган. Утырышка Галәвиев үзе килмәгән, әлегә ул Петербурда психиатр экспертизасы уза.  

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Казан мәктәбендә атыш оештырган һәм күпләп кеше үтерүдә гаепләнгән Илназ Галәвиевны сак астында калдыру вакытын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайткан. Бу хактагы карарны хөкемдар Валентина Левашова чыгарган, дип яза "Бизнес Онлайн".

Мәхкәмәнең сүзчесе басмага хәбәр иткәнчә, Галәвиевне 11 гыйнварга кадәр сак астында калдыруны тикшерүче сораган. Хөкемдар бу үтенеч мөрәҗәгатен канәгатьләндергән. Утырышта мәхкәмә процессында катнашучылар гына булган. Коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында журналистларны мәхкәмәгә кертмиләр.

Утырышка Галәвиев үзе дә китерелмәгән, аны Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторыннан Петербурга күчерделәр, хәзерге вакытта ул чираттагы психиатр экспертизасы үтә. Алданрак гаепләнүче Мәскәүнең Сербский исемендәге ашыгыч ярдәм институтында да экспертиза узган иде.

2021 елның 11 маенда Галәвиев Казандагы 175нче гимназиядә ут ачып тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучы үтерде, 23 кеше яраланды. Галәвиев 12 майда кулга алынды һәм аңа күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

5 июль Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Галәвиевны кулга алу вакытын 11 октябрьгә кадәр озайтты.

Галәвиев сүзләренчә, ул Казан мәктәбендә атышны нәфрәт сәбәпле оештырган. Илназ Галәвиев җинаять кылуына үкенүен белдерде. Гаепле һәм үз акылында булган дип тапсалар, аңа гомерлек төрмә яный.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG