Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атыш булган мәктәп яңарып ишекләрен ачты. Ике бала әле дә хастаханәдә


175нче мәктәптә Белем көне

Бүген Белем көне. Атыш аркасында 9 кеше һәлак булган Казанның 175нче мәктәбе дә яңарып ишекләрен ачты. Кемдер бу мәктәпнең бусагасын атлап керә алмаячак, кемдер яралары төзәлмәгәнгә укуын өйдән дәвам итәчәк. Мәскәү хастаханәләрендә дәваланучы балаларның хәлен белештек.

Бүген Белем көнендә балалар мәктәпкә ашыга, барысында да күтәренке кәеф, сыйныфташлар бер-берсен сагынган, укытучылар балаларны каршы ала, балалар аларны чәчәккә күмә.

11 май атыш булган Казанның 175нче мәктәбе дә балаларны каршы алды. Мәктәп яңартылган, үзгәргән, хәзер анда үзгә атмосфера. Тышы да, эче дә заманча. Дүшәмбе мәктәпкә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килеп, әзерлеген тикшерде. Балаларга яңа бассейн, спортзал, зур сәхнәле актлар залы ясалган. Атышның эзе дә юк. Канкоеш булган 8А сыйныф кабинетын сүткәннәр, анда хәзер ачык мәйдан. Мемориал кебек берни юк.

Мәктәп ачылганчы ата-аналарны да яңартылган уку йортына дәштеләр, кем теләде, шул карап кайтты. Матур диделәр. Килүчеләр арасында балалары һәлак булганнарның әти-әниләре генә юк иде. Балалар укымагач, килүнең мәгънәсе юк, ди алар.

Яңартылган мәктәптә Белем көне көчәйтелгән саклык чаралары шартларында үтте
Яңартылган мәктәптә Белем көне көчәйтелгән саклык чаралары шартларында үтте

Яңартылган мәктәпкә яңа мөдир әле билгеләнмәгән. Элекке мөдире Әминә Вәлиева вазифасыннан алынды. Русия Тикшерү комитеты уздырган тикшерү нәтиҗәсендә төп гаепләнүче ул булып калды. Әлегә 175нче мәктәп мөдире вазифаларын аның уку-укыту эше буенча урынбасары Гөлгенә Баһавиева үти.

Белем көнен быел 9нчы сыйныфка күчкән 8А укучылары зур югалту белән каршы ала. Бу сыйныфта 7 бала һәлак булды.

8А сыйныфның язмышы нинди булачак дигән сорау җәй буена бимазалады. Ата-аналар аерым җыелышларда да очрашты, психологлар, белгечләр белән дә сөйләште. Кемдер бүтәнчә балалар укый алмас, бу фаҗига күз алдыннан китмәс, шуңа 187нче мәктәпкә күчү фикере дә булды. Аерыммы, әллә бергәме – бу сорау да туды. Ахыр чиктә ата-аналар килеште: балалар моңа кадәр ничек укыды, шулай дәвам итәчәк, сыйныфташлар аерылмаячак. Шулай да бер кыз бала өйдән укуны сайлаган, мәктәпкә йөреп укымаячак.

Быел 9А сыйныфына 19 бала киләчәк. Фаҗигагә кадәр алар 24 иде, фаҗигадән соң 17 калды, быел ике яңа бала килеп кушылган. Сыйныф җитәкчесе алмашынган, хәзер аны Айгөл Бәширова җитәкләячәк, ул да татар теле укытучысы. Атышта яралаган татар теле укытучысы Диләрә Галиуллина быел мәктәпкә килерлек хәлдә түгел, тернәкләнәсе бар, аны тагын бер операция көтә.

Ата-аналар кертелмәде, бәйрәмне читтән карады
Ата-аналар кертелмәде, бәйрәмне читтән карады

Белем көнендә мәктәпкә Кәрим Хәсәнов та килә алмый. Ул әлегәчә Мәскәүдә Рошаль клиникасында ята, табиблар аның сул аягын коткарырга тырыша. 27 август аягына тагын операция булган, табиблар аны күзәтү астында калдыруны хуп күрә. Кәрим сыйныфташларының бергә җыелуын ватсап аша җибәрелгән фото һәм видеолар аша гына күзәтәчәк. "Бу инде 15нче операция, бала да арыды, сагынды, аның Казанга кайтасы килә, әмма табиблар өметләндерми әле", диде Кәримнең әнисе Айгөл Хәсәнова.

Кәримнең башта мәктәп турында ишетәсе дә килмәде

— Шәфкать туташлары кемгә дәресләргә йөрергә кирәк, язылырга тәкъдим итте, әмма без Казанга кайтарбыз дип ышанабыз. Кем белә, бәлки, бер-ике атнадан кайтарырлар, — ди Айгөл ханым. Ул Казанга кайтканда мәктәпне кереп караган, матур дип тасвирлый. — Мәктәп матур, ялт иткән. Кызганыч, моңа күпме корбан аша ирешелгән дип карап йөрдем. Кәримнең башта мәктәп турында ишетәсе дә килмәде, бармыйм, укымыйм ди иде. Көчле курку бу.

Хәзер исә "Әни, дусларымны күрәсем килә, мәктәпкә барыр идем. Ике яңа сыйныфташ булачак, алар белән дуслашып булырмы икән, алар белән ныклап дуслашсак, һәлак булучыларга карата хыянәт булырмы", дип озак сөйләшеп утырдык. Һәлак булган дусларын еш искә ала, без бит соңрак килдек ул сыйныфка, әмма бик тиз кереп китте араларына. Дус иде барысы да. Кәрим өйдә укыячак, чөнки аны йөртү мөмкин түгел, өйгә укытучылар киләчәк. Әмма без чыныгырбыз, балам үз аяклары белән мәктәпкә йөри башлар дип ышанам.

Яңартылган мәктәптә Белем көне
Яңартылган мәктәптә Белем көне

Быел 4В сыйныфына 29 бала килә. Тулы сыйныф өчен бер бала җитми, ул – Арслан Шаһапов. Бүген ул әнисе белән Мәскәүдә. Юлия ханым берничә ай Казанга кайта алмый, улын саклый. Арсланның хәле авыр, табиблар берни әйтми, өметләндерми, бала операция артыннан операция кичерә. "Мин инде баланың ничәнче тапкыр пычак астына ятканын да хәтерләмим, хисапны югалттым. Авыр, ләкин Ходай безгә ярдәм итүенә ышанам, яныбызда шулкадәр ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр күп", ди ана. Башта ул Арсланны сыйныфташлары, дуслары белән бик аралаштырмаган, күңел ярасы ачылыр дип курыккан. Әмма бала сагына, дусларын юксына, шуңа хәзер алар мәктәп укучылары белән дә, укытучысы белән дә аралашалар.

Мәктәп яңарса да, баламның анда баруын теләмим, куркам

— Яшисебез килә. Арсланның да тереләсе килә. Еш елый. "Әни, ул бандитны тап, мин теләмим болай яшәргә" ди. Аллаһ аны шулай хөкем итте дип аңлатам, әмма "Ни өчен?" дигән сорау бимазалый аны, — дип сөйли процедуралар арасында Юлия ханым. — Мәктәп яңарса да, мин баламның анда баруын теләмим, куркам. Ә Арслан бик тели, дусларын сагынган. Ул бит ачык бала, сыйнафташлары да үзен ярата, гел бергә булдылар. Әмма 4нче сыйныфны дуслары белән укый алмаганын аңлый ул, "5нче сыйныфка барачакмын!" дип хыяллана. Аның фәкать үз сыйныфына барасы килә. Хастаханәдә укырбыз, алардан калышмабыз дип сөйләштек. Укытучысы да гел язып, шалтыратып тора, сыйныфташлары, аларның әти-әниләре 19 август аның туган көненә бәйрәм оештырдылар, әмма ярты сәгатьтән соң хәле китте, температурасы күтәрелде дә бәйрәм кәефе бетте.

Яңартылган мәктәп капкасы алдында сакчылар, 1 сентябрь 2021
Яңартылган мәктәп капкасы алдында сакчылар, 1 сентябрь 2021

Юлия ханым әйтүенчә, Арслан дәваланган хастаханәдә укуларны оештыру мөмкинлеге бар. Әмма уку-укыту кайчан башланачагын әйтә алмый, моны табиблар хәл итәчәк. Хәле әйбәтләнсә, укытучылар белән эшләргә мөмкинлек булачак, ә әлегә балага физик яктан бераз булса да ныгырга кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG