Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 175нче гимназиясе укучыларының ата-аналары мәктәп мөдирен яклап Путинга язган 


175 гимназиядә атыштан соң
175 гимназиядә атыштан соң

Алар мәктәп директоры Әминә Вәлиевага карата ачылган җинаять эшен ябуларын һәм аны гаепләү өлешендәге нечкәлекләрне кабаттан карауларын сорый. 

19 майда Илназ Галәвиев атыш оештырган Казанның 175нче гимназиясендә укучыларның ата-аналары Русия президенты Владимир Путинга һәм Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган. Алар гимназия мөдире Әминә Вәлиевага карата ачылган җинаять эшен ябуга һәм аны гаепләү өлешендәге нечкәлекләрне кабаттан каратуга булышуларын сораган. Бу хакта "Реальное время"га Казан адвокаты Руслан Нагиев хәбәр иткән.

Ата-аналар мәктәп мөдиренең моңа кадәр иминлек өлкәсендә һәрдаим системлы эш итүе зуррак фаҗига булудан саклап калды дип белдергән.

"Мәктәп мөдиренең тиз арада һәм ачык итеп биргән боерыклары нәтиҗәсендә генә 811 укучы һәм 55 укытучыдан 804 укучы һәм 53 укытучы исән калды. Ә бит чираттагы ялында булуы сәбәпле Вәлиева. Бу көнне мәктәпкә килмәгән дә була алыр иде", дигән алар.

Ата-аналар мәктәп мөдирен якларга һәм аның "гаепләнүче" статусын кабаттан карарга чакырган.

"Шулай ук 175нче мәктәпкә һөҗүм һәм укытучыларның, балаларның үлемендә Вәлиева Әминә Сәлимгәрәй кызын гаепләү мәсьәләсендә туган сорауларга ачыклама бирү өчен Русия тикшерү комитеты вәкилләренең балалары исән калган ата-аналар белән очрашуы да кирәк дип саныйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.


Фаҗигадән соң Русия президенты Владимир Путин да: "Гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре катлаулы вакытта үзләрен каһарманнарча, югары профессиональ дәрәҗәдә тотты. Атыш вакытында укытучылар үз укучылары өчен көрәшергә әзер иде. Беркем дә үз урыныннан чигенмәде", дип белдергән иде.

2021 елның 11 маенда Галәвиев Казандагы 175нче гимназиядә ут ачып тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучы үтерде, 23 кеше яраланды. Галәвиев 12 майда кулга алынды һәм аңа күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

5 июльдә Мәскәүдәге мәхкәмә Галәвиевны кулга алу вакытын 11 октябрьгә кадәр озайткан иде. 7 октябрьдә сак астында калдыру вакытын 2022 елның 11 гыйнварына кадәр озайттылар.

Галәвиев сүзләренчә, ул Казан мәктәбендә атышны нәфрәт сәбәпле оештырган. Ул җинаять кылуына үкенүен белдерде. Гаепле һәм үз акылында булган дип тапсалар, аңа гомерлек төрмә яный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG