Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клишас мобилизация тәмамлану турында фәрман булмавын "Путин сүзе фәрманнан куәтлерәк" дип аңлатты


Андрей Клишас
Андрей Клишас

Клишас “дәүләт мондый  иҗтимагый әһәмиятле һәр очрак өчен документ чыгарып тора алмый”, дип тә өстәгән.

Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас "Ведомости"га әңгәмәсендә мобилизация төгәлләнүе турындагы фәрманның ни өчен кирәкмәвен тагын бер аңлатып караган.

"Сәяси яктан, канунилык ягыннан караганда безнең илдә президент сүзеннән дә куәтлерәк көч юк бит. Президент – баш хәрби җитәкче булып тора һәм мобилизация бетүен ул игълан итте. Сүзгә караганда фәрман куәтлерәк дип уйлыйсызмы? Минемчә – юк", дигән ул.

Клишас "дәүләт мондый иҗтимагый әһәмиятле һәр очрак өчен документ чыгарып тора алмый", дип тә өстәгән.

Әгәр мобилизациянең яңа дулкынын уздырырга кирәк булса, Клишас әйтүенчә, президент яңа фәрман чыгарачак – "чөнки хәзерге мобилизация инде төгәлләнде".

Күптән түгел Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та Владимир Путинның мобилизация тәмамлануы турында фәрман чыгарырга җыенмавын әйткән иде. Шулай ук ул мобилизациянең икенче дулкыны булу ихтималы турындагы хәбәрләргә игътибар итмәскә чакырды, аларны "провокация" дип атады һәм "саклану министрлыгы белән президенттан килгән мәгълүматларга" гына ышанырга киңәш итте.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә президент Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр. Юристлар "мобилизация тәмам" дигән телдән әйтелгән бу сүзләр бернинди юридик көчкә дә ия түгел һәм хакимиятләр сугышка алуны теләсә кайсы мизгелдә яңадан башларга мөмкин ди.
  • Путинның һәм саклану министрлыгының мобилизация "төгәлләнде" дигән белдерүләреннән соң да Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне сугышка алулары турында хәбәрләр даими килеп тора.
  • Кремль мобилизация тәмамланды дип ышандырса да, бу кышта ук Русиядә мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин, дип язган иде чыганакларына сылтама белән "Вёрстка". Басма чыганаклары фикеренчә, президент хакимияте Яңа елга кадәр чорны халык эмоциональ яктан бераз ял иттерү өчен кулланырга уйлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG