Accessibility links

"Әтием үлде, өемдә тентү булды, илдән киттем". 2022 ел тормышымны ничек үзгәртте


Эльза Нәбиуллина
Эльза Нәбиуллина

Сугыш һәркемгә дә кагылды. Азатлык "2022 ел – тормышымны үзгәрткән ел" сәхифәсен тәкъдим итә. Арабыздагы кешеләр белән сөйләшеп, алардан бу ел нинди вакыйгалар белән истә калды дип сораштык.

Азатлык узып баручы елга нәтиҗә ясый. 2022 ел күпләр өчен тормышлары асты өскә килгән ел булды. Көтелмәгәндә, уйламаганда, күз алдына килмәгән борылышлар булды. Сугыш тормышны да, аңа карашны да үзгәртте. Кемдер куптарылып туган нигезеннән аерылып читкә чыгып китәргә мәҗбүр булды, кемдер илдә көрәшен дәвам итә.

Укытучы, тел активисты Эльза Нәбиуллина 2022 елда яманы да, яхшысы да күп булды ди. Русия Украинага сугыш башлаган елда аның да тормышы тамырдан үзгәргән.

Кыл өстендә калган гомернең кадере

— Вакыйгалар күп булды. Кешеләр гел ел азагында нәтиҗәләр ясый иде, әмма моңа кадәр аларны утырып анализлаганым булмады. Хәзер исә башкачарак карыйм моңа.

Башта ел башында гаиләбез коронавирус чирен кичерде. Аннары кызым белән хастаханәгә эләктек. Украинадагы хәлләр башланган көнне балам белән хастаханәдә идем, аның сәламәтлеге, гомере өчен көрәшкән көннәр. ДРКБда яттык, шулкадәр югары профессионаллар, шулкадәр мәрхәмәтлек, тәртип һәм төгәллек белән башкарылган эшкә сокланып, шөкер итеп йөргән чак иде. Һәм 24 февраль.

Кеше теләсә кайсы мизгелдә өзелә ала. Һәм шул вакытта кемдер тарафыннан кеше үтерү легальләштерелә булып чыга

Мин башта аңламый да калдым, чөнки үземнең хәлем хәл, аннары ул күпләрнең башына сыймаслык хәл булды. Баланың сәламәтлеге кыл өстендә, кеше гомере никадәр кадерле икәнен кичереп йөрисең рәхмәтле булып... Кеше теләсә кайсы мизгелдә өзелә ала. Һәм шул вакытта кемдер тарафыннан кеше үтерү легальләштерелә булып чыга. Шуларны уйлап шок кичердем. Ничек шулай булдыра алалар дип һаман да аптырап йөрим. Хирургия бүлегендә шулкадәр уңай шартлар иде, шушы дәрәҗәгә җиттек, болар барысы да югалырмы дип курыккан идем.

Дуслар белән күп аралаштык, барысының да телендә бер үк тема – нишләргә, билгесезлек... Март башында дуслар чит илләргә китә башлады. Шулкадәр авыр вакыт булды ул. Күз яшьләре, чынбарлыкны кабул итәргә теләмәү, ни өчен, нәрсә хакына дигән җавапсыз сораулар белән бимазалану... Моның өстәвенә 12 мартта әтием үлеп китте. Бу югалту да китереп бәрде.

Кешеләргә таяныч булу, яулыкны салу

— Апрель-майда мин күп итеп театрларга, фестивальләргә йөри башладым. Миндә бу ирекле тормыш озакка бармас, театр өлкәсен дә кыса башларлар, цензура әшәкерәк эш итәр дигән хис туды. Тыюлар булганчы, спектакльләрнең ракурслары үзгәргәнче аларны карап каласым килде. Атнага берничә тапкыр татар спектальләренә йөрдем. Кешеләрне илһамландырырга, аларга терәк булырга теләк туды. Моңа кадәр кабул ителмәгән күренешләргә башкачарак карый башладым, киртәләрмне киңәйттем. Текстлар белән күбрәк эшли башладым.

Үземнең мохитемне кызыклы кешеләр белән киңәйтергә тырыштым

Ничектер кешеләргә һуманитар белем җитми дигәнне аңладым, үземнең дә укытучы буларак бу юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эшләп бетермәгәнемне аңладым. Аерым кызыклы шәхесләр белән таныша башладым, алар – бу заман кешеләре, алар да төрле хисләрне кичерә, алар турында кәгазьгә теркәп калдырасым килде, интервьюлар ясадым. Үземнең мохитемне кызыклы кешеләр белән киңәйтергә тырыштым. Моңа кадәр йомыграк мохиттә яшәдем, ә минем кебек фикердә булган талантлы кешеләр тагын да күп булуын аңладым.

Җәй буена без Кабан буенда төрле сөйләшүләр, лекторийлар оештырдык. Башта без белгән әйберләр кемгә кызык, бу бит табигый, барысына да билгеле дип уйлавым дөрес булмады, сөйләшүләр башкаларга да мөһим, кызык дип аңладым. Кешеләр белән миһербанлык, мәрхәмәтлек турында сөйләшүләр никадәр мөһим икәнен күрдек. Сугыш барганда бу бик кадерле иде. Белемле кешеләр тәрәккыятькә илтә дигән сүз дөрес түгел. Иң беренче кешелеклелек сыйфатлары мөһим. Һуманитар фәннәрне соңгы дистә елларда юкка чыгарып беттеләр, эшсезләр фәне дип чүплеккә чыгардылар, әмма нәкъ һуманитар фәннәр безне кеше булып калырга өйрәтә.

Дин әһелләре чит дәүләткә кереп кешеләрне үтерүне рөхсәт итеп фәтвалар чыгарганда яулык мәсьәләсе игътибарга лаекмы икән?

Июнь аенда мин яулыгымны салдым. 13 ел бәйләдем аны. Аны салуым күпләрдә сораулар туды. Әмма кемгәдер аңлатырга, нидер дәлилләргә теләгем булмады. Бу хәл дә 2022 елда башланып киткән вакыйгаларга бәйле булды. Кешеләрне үтерергә, җәберләргә, җәзаларга рөхсәт ителә, ә яулыкны салган кеше туры юлдан язган дип кабул ителүе – көлке. Ул кечкенә деталь, әмма аңа дәгъвалар зуррак булып чыга. Дин әһелләре чит дәүләткә кереп кешеләрне үтерүне рөхсәт итеп фәтвалар чыгарганда яулык мәсьәләсе игътибарга лаекмы икән? Кеше өенә басып керә алабыз дип әйтүләр күңелемдә зур каршылык тудырды. Сугыш ярый, яулык салырга ярамый. Мантыйк кайда? Дин әһелләреннән дә күңелем кайтты. Әмма мин ышанган әйберләрем булды, динем сугышны, кешене талау, үтерүне инкарь итә, менә бу – төп нигез. Дин миңа идеяләремне, карашларымны саклап калырга ярдәм итте.

Тентү, куркыту, басым ясау

— 17 августта безнең өйдә тентү булды. Башка сыймаслык ниндидер сәбәп табып безнең өчен тынычлык һәм мәхәббәт, иминлек нигезе булган өебезгә начар ният белән кешеләр килеп кереп тормышыбызны астын өскә китерде. Чит ил идеологиясе тәэсирендә яшибез дигән сүзләр дә булды. Бу – чып-чын ялган. Бу – безгә карата басым ясау, репрессия алымы иде. Элек халык дошманнары дип йөртелгән кешеләрнең күңел халәтләрен тулысынча аңладым. Ул вакытлар турында күп укый идем, әмма бервакытта да бу хәлләр минем өйгә килер дип башыма да килмәде. Мин нишләр идем дип үземә сорау биргәнем дә булмаган иде.

Безнең дәүләттә теләсә кемне нахакка гаеплиләр, тенти алалар дигән сүз

Бөтен әйберләребезне тартып алдылар, без – беркем түгел, без – көчсез икәнне күрсәтергә тырыштылар. Безне кеше буларак кимсетергә теләделәр. Бу миңа гына түгел, минем тирәмдәге башка кешеләргә ишарә, янау, кисәтү, куркыту булды. Бу – хаксызлык. Безнең дәүләттә теләсә кемне нахакка гаеплиләр, тенти алалар дигән сүз. Аннары барысын да кайтардылар, әмма гафу үтенүләр, әлбәттә, юк. Берни тапмадылар, билгеле, кешеләр арасында яманатымны чыгарырга теләгәннәрдер, тамга салдылар үзенә күрә. Әмма мин аның турында әллә ни уйламыйм, борчылмыйм да.

Бу юлны үткәннән соң сиңа кемнең кем икәне ачыкланачак, дигән иде дустым. Шулай булды да. Әмма һәркемнең үз хакы, кемдер бу хәлләрдән, миннән курка икән, мин аны да кабул итә алам. Туганнар арасында да шикләнүчеләр булды, язарга куркып калучылар да бар иде. Шул ук вакытта бөтенләй чит булып тоелган кешеләр: "Нинди ярдәм кирәк?" дип теләкәшлек белдереп, ярдәм итте. Бик борчылган кешеләр булды. Алар минем хәлемне үз фаҗигасе итеп кабул итте. Шуңа да мин бу хәлләрдән соң яңа кешеләрне, дусларны таптым дип саныйм, офыкларым киңәйде. Бер яктан начар, югалту кебек бу хәлләр, икенче яктан – табыш.

Мәҗбүри эмиграция

— Быелга планнарым зурдан иде, диссертациямне язып бетереп якларга тиеш идем, "Яшел китап" – беренче китабыбыз чыгарга тиеш иде, сәяхәткә барырга теләгән идек. Бу тентүдән соң хәтта "Бим Радио"да 4 ел дәвамында барган татар теленә өйрәтү сәхифәсен дә яптылар.

Үз җиреңдә сине дошман ясарга тырышуларны күңел белән кабул итү авыр

Тентү, әйберләребезне тартып алулар беренче чиратта тынычлыкны юкка чыгарды. Никадәр психологик яктан авыр булганын үзем генә беләм. Тагын килеп керерләр, тагын янаулар, куркытулар булыр төсле иде. 4 яшьлек балам да "Ул абыйлар тагын килсәләр..." дип сөйли башлады. Үз өемдә имин тоймый башладым. Теләсә нинди машина үтеп китсә дә, безгәме дигән саташулар башланды. Тынычлык булмагач, без чит илгә китәргә булдык. Шәхси тынычлык өчен. Мин бу хәлләрне читтән генә күзәтим әле дигән позиция сайладым. Минем барыбер сәяси активизмым юк иде. Минем үз позициям бар, карашларым бар. Сәяси карашларым аркасында киттем дип әйтә алмыйм. Мин ул карашларым белән Казанда да яшәдем һәм мин Казанда бәхетле идем. Ул шәһәр безнең өчен иң рәхәт шәһәр булды. Без чит илләрдә күп йөрдек, әмма төпләнеп яшәү Казанда булсын дидек. Үз җиреңдә сине дошман ясарга тырышуларны күңел белән кабул итү авыр. Минем тыныч кына яшәп, файдалы эшләр башкарасым килде, татар теле дәресләре, дәреслекләр, кызыклы контент булдыру теләге белән яшәдем, әмма моны кырт кистеләр.

Кайсы мизгелдә кеше башканың тормышына тыкшынырга хакы бар дигән уйга килә икән?

Үз йортыбызда яши алмау уе да телгәли. Башка сыймаслык хәл. Кайсы мизгелдә кеше башка кешенең тормышына тыкшынырга, аны бозарга хакы бар дигән уйга килә икән? Ничек ул үзенә аны рөхсәт итә? Мин моны аңлый алмыйм, әмма төгәл беләм: мондый сыйфат кешене эчтән черетә, юк итә, алга таба үсәргә дә, тыныч яшәргә дә мөмкинлек бирмәячәк.

Төркиядә урнаштык, дуслар ярдәм итте. Миһербанлы кешеләр күп ул, әгәр дә кемдер китәргә тели икән, без яшәгән шәһәргә киләм ди икән, мин дә килүчеләргә ярдәм итәргә әзермен.

Чынбарлыкка күнегү һәм кешелеклелек сыйфатын саклау

— Сугыш турында күп ишетә идек, әмма ул ерак тарихта калган кебек тоела иде. Сугыш ул һәрвакыт эчке репрессияләр белән бәйле булган. Гел ике параллель булып барган. Мин аны читтән генә күзәттем. Концлагерьлар булган урыннарга да барганым булды. Алар да бит безнең кебек кешеләр, кемнеңдер яраткан кешесе булган, баласы, планнар, хыяллар белән яшәгәннәр, өйгә кайткач, бергә утырып чәй эчәрбез дип өенә ашкынып кайтып барган җиреннән тотып алып киткәннәрдер дип күзаллый идем. Әмма ул кабатланмас кебек иде. Тик дөньялар үсеш кичергән вакытта да кешеләр кыргыйлыкка таба адым ясый ала икәнен үз күзләребез белән күрдек.

Кешеләр файда китерәм, саваплы эш башкарам дип уйлый, әмма чынында гөнаһка баталар

Күнегелә икән. Бу да куркыныч. Сугыш белән коточкыч фаҗигане кичерәбез. Кемдер башка кешене үтерә, җәзалый икән, башка кеше дә бу гамәлләр рөхсәт ителә дип уйлый башлавы куркыныч. Бу кешелексезлек, аңсызлык, хәерчелек, кыргылыйкны арттыра. Еллар буена сугышны каһарманлаштыру, патриотизм белән бәйләп сөйләделәр. Сугыштан кайткан бабайлар, сугыш чорында яшәгән әбиләр күкрәк киереп йөри идеме дип сорый идем әнидән, "Юк, барысы да елый иде" дип әйтте. Хәзер исә манипуляция көчле. Кешеләрдә ярдәм итү теләге, булышу теләге бар. Кемдер пенсиясе белән бүлешә, сугыштагыларга кирәк дип илтеп бирә, һуманитар ярдәм җыялар. Кешеләр файда китерәм, саваплы эш башкарам дип уйлый, әмма чынында гөнаһка баталар. Сугышны туктатыр өчен ул аны дәвам иттерә булып чыга. Кешенең аңы белән уйнау. Сугыш – ул кеше үтерү, тормышны җимерү. Болар барысы да татар әдәбиятын, тарихны, динне өйрәнгәннән соң туган фикерләр, карашлар. Узар бу хәлләр, кайчан, ничек – белмим, әмма кешелеклелек сыйфатларын, кеше мөнәсәбәтләрен саклап калсак иде.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG