Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читада яшәүче ирне төшендә Зеленскийны күрүен язып чыккан өчен, 30 мең сум штрафка тартканнар


Иван Лосев
Иван Лосев

21 сентябрьдә Владимир Путин мобилизация игълан иткәннән соң, Читадагы сауна хуҗасы - Иван Лосев төшендә Зеленскийны күргән, ул моны Instagram-да сторисларында язып чыккан. Ирнең бу хикәясен ФСБ хезмәткәрләре укыган.

Читадагы мәхкәмә Instagram-да мобилизацияне тәнкыйтьләве һәм Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләве өчен Иван Лосевны 30 мең сум штрафка тарткан. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән Сибирь.Реалии хәбәр итә.

21 сентябрьдә Владимир Путин мобилизация игълан иткәннән соң, Читадагы сауна хуҗасы төш күргән, ул моны Instagram-да сторисларында язып чыккан. "Бүген төшемдә мине мобилизацияләп, ниндидер хәрби әзерлек лагерына китерүләрен күрдем. Шулвакыт анда Зеленский белән бергә Украина кораллы көчләре атылып керде, бөтенебезне боргычлап алдылар, атарга җыеналар. Шунда Зеленский минем яннан үтеп бара һәм: "О, мин Instagram-да синең сторисларыңны күрдем, Украинага дан!", ди. Мин аңа "Батырларга дан!", дип җавап бирдем. Зеленский шатланып иңсәмнән какты һәм "Тәк, аны җибәрегез, башкаларны атыгыз", диде. Без аның белән бу хәлләргә карап басып торабыз, мин "Сезнең белән селфи ясарга буламы?", дим. "Була", ди Зеленский".

Мәхкәмә Лосевны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип тапкан. Ир үзе утырышка килмәгән, чөнки мәхкәмә утырышының кайчан буласы турында вакытында хәбәр итмәгәннәр, диелә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ирнең Instagram-ын 23 сентябрьдә Читадан 400 километрда урнашкан Забайкальски бистәсе ФСБ хезмәткәрләре караган.

Октябрьдә материаллар Байкал аръягы краеның Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә күчкән, 7 декабрьдә мәхкәмәгә кергән.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.
  • Октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG