Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашучыларның балалары "Шәйморатов сыйныфлары"нда укыячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Радий Хәбиров республиканың мәгариф министрлыгына бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушкан диелә.

Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашучылар һәм сугышка ихтыяри булып китүчеләрнең балалары өчен махсус "Шәйморатов классслары" ачылачак. Моны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хуплаган дип яза "Башинформ".

Хәбиров республиканың мәгариф министрлыгына бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кушкан диелә.

Башкортстанда мондый сыйныфлар беренче тапкыр 2020 елда Уфаның өч гимназиясендә ачылган иде. Анда балаларда ватанпәрвәрлек, ил тарихына хөрмәт тәрбияләүләре әйтелә, балалар хәрби-спорт күнегүләре уза.

1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә Икенче дөнья сугышында катнашкан Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатов исемендәге 78 яңа сыйныф ачылачагы хәбәр ителгән иде.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моның йогынтысы мәктәпләргә дә булды: яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертелә башлады, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.
  • Быелгы уку елында атнаның һәр дүшәмбесе марш белән чыгып байраклар күтәрү, гимнар җырлау белән башлана. Шимбә исә байракны төшерү гадәте кертелде
  • Бу уку елында Татарстанда мәктәп укучылары өчен хәрби җыеннар үткәрәчәкләре билгеле булды. Хәрби җыеннар быел сентябрьдән киләсе елның июнь аена кадәр "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) фәне кысаларында үтәчәк. Аларда сәламәтлеге ягыннан яраклы бөтен егетләр дә катнашыр дип ниятләнә.
  • Киләсе уку елыннан исә Русия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курслары барлыкка киләчәк.
  • Моннан тыш, бу уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG