Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәктәпләрендә генерал Шәйморатов исемендәге сыйныфлар ачыла


Миңлегали Шәйморатов
Миңлегали Шәйморатов

Республикада шундый 78 сыйныф ачылачагы хәбәр ителә. Сыйныфларга иң алдынгы укучыларны сайлап алганнар, аларны уен коралларында уйнарга, көрәшергә өйрәтәчәкләр, хәрби әзерлек тә биреләчәк. Киләсе елдан бу балалар өчен укыту програмына уктан атуны да кертергә ниятләнә диелә.

1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә Икенче дөнья сугышында катнашкан Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатов исемендәге 78 яңа сыйныф ачылачак. Бу хакта "Башинформ" яза.

Әйтик шундый сыйныфларның берсен Белореттагы лицей-интернатта оештырганнар. 20 бишенче сыйныф укучысы махсус сыйныфта белем алачак. Сыйныфларга укуда алдынгыларны туплаулары искәртелә. "Шәйморатовчылар" өчен махсус мәктәп формасы да тегелгән, алар милли уен коралларында уйнарга, көрәшергә өйрәнәчәк, укучыларга хәрби әзерлек тә биреләчәк диелә. Бер елдан соң укыту програмына уктан атуны да кертергә ниятлиләр.

Башкортстанда мондый сыйныфлар беренче тапкыр 2020 елда Уфаның өч гимназиясендә ачылган иде. Узган ел шундый 12 сыйныф эшләде, дип искәртә басма.

Соңгы вакытта Башкортстанда Русия каһарманы Миңлегали Шәйморатов исеме бик еш телгә алына. Әйтик республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальон – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Сүз уңаеннан, бүген, 29 августта Башкортстанның Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарының хәрби күнегүләрен тәмамлап сугышка китүе хәбәр ителде. Республика башлыгы Радий Хәбиров сугыштан әйләнеп кайтучыларга психологик ярдәм күрсәтергә, аларны эшкә урнаштырырга кушты.

Шул ук вакытта быел ноябрьдә Уфаның Совет мәйданында башкорт халкы каһарманы Миңнегали Шәйморатовка колонналар тезмәсе белән уратып алынган һәйкәл ачылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG