Петербурның Ленин районы мәхкәмәсе рэп укучы Оксимиронга (Мирон Федоровка) 45 мең сум штраф салган, аны "ВКонтакте"да чыккан видеосы өчен Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" дип тапканнар. Бу хакта шәһәр мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беркетмәне 25 февральдә чыккан ролик белән бәйле төзегәннәр, бу видеода музыкант "Русиянең Украина халкына каршы башлаган сугышына каршы булуын" әйтә.
"Мин моны фаҗига һәм җинаять дип саныйм. Русия суверен дәүләтне бомбага тота", дип белдерде рэпчы.
Элегрәк Петербур прокуратурасы Оксимиронның "Ойда" дигән җырында "Русия җирләренең бөтенлеген бозучы гамәлләр кылырга чакыру" тапкан иде. Аңа каршы административ эш ачылды. Моннан тыш музыкантның җырларын Русиядә тыю турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать җибәрелгән.
Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Мирон Федоров Русиядән китте һәм сугышка каршы тәкъдимнәрне хуплап килде, шуның өчен аны "ят агент" дип таныдылар. Быел язын ул "Русияләр сугышка каршы" дигән Украинадан китүчеләрне хуплаган хәйрия туры үткәргән иде.
- 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- 16 августта Уфа мәхкәмәсе ДДТ төркеме җырчысы Юрий Шевчукны "дискредитацияләү" турындагы административ эш нигезендә 50 мең сум штрафка тарткан иде.18 майда ДДТның Уфадагы концертында Шевчук "Ватан – ул сыйпарга һәм үбәргә кирәкле президент күте түгел" дигән сүзләр әйткән иде, полиция аңа беркетмәне шуннан соң төзеде.
- Июль башында Русия мәгълүмат чаралары илдә "чыгыш ясаулары теләнмәгән" артистларның рәсми булмаган исемлеге бар дип язган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!