Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Русия сугышта 40лап ел элек җитештерелгән снарядлар куллана


Русиянең Харьковка һөҗүмдә кулланган снарядлары һәм ракетлары калдыклары. 7 декабрь, 2022
Русиянең Харьковка һөҗүмдә кулланган снарядлары һәм ракетлары калдыклары. 7 декабрь, 2022

Пентагон бәяләмәсенә күрә, әгәр ракет һәм снарядларын хәзерге күләмдә куллануын дәвам итсә, Русия гаскәренең чагыштырмача күптән түгел җитештерелгән кораллары 2023 елның башына бетәчәк, дип яза басма.

Булган кораллары кимүгә таба барганга, Русия 40лап ел элек җитештерелгән сугыш кирәк-яраклары кулланырга мәҗбүр, дип белдергән Reuters-ка Пентагондагы югары дәрәҗәле чыганагы.

Аның әйтүенчә, Русия үзенең гаскәрләрен иске арсеналлардагы кораллар белән тәэмин итә башлаган, әлеге сугыш кирәк-яракларының күбесе дистәләгән еллар элек җитештерелгән һәм аларны куллану ышанычлы түгел, дип саный басма чыганагы.

"Мондый снарядны корган чакта, корал атар да, снаряд һәдәфкә төшеп шартлар, дип өметләнеп торачаксың", дигән ул.

Соңгы айларда Американың күзләү хезмәтләре Мәскәүнең Төньяк Кореядан ярдәм соравын хәбәр итте, моны Русиянең хәрби-сәнәгать комплексы сугыш өчен җитәрлек күләмдә корал җитештерә алмавы белән аңлаталар.

Төрле мәгълүматларга күрә, Русия югары төгәллекле корал куллануын да нык киметкән. Русиягә мондый корал өчен кирәкле компонентларны сату тыелды, шул сәбәпле югары төгәллекле корал җитештерү шактый авырлашкан булуы бар. Әмма проблемнар югары төгәллекле корал белән генә чикләнми.

Пентагон бәяләмәсенә күрә, әгәр ракет һәм снарядларын хәзерге күләмдә куллануын дәвам итсә, Русия гаскәренең чагыштырмача күптән түгел җитештерелгән кораллары 2023 елның башына бетәчәк, дип яза Reuters.

Америка һәм Британия рәсми затлары әйтүенчә, Русия Ираннан пилотсыз очкычлар гына түгел, йөзләгән баллистик ракет та сатып алырга тырыша һәм Тәһранга хәрби-техник хезмәттәшлек тәкъдим итә.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Соңгы вакытта Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә көчле һөҗүмнәрне еш ясый башлады. Русия хакимиятләре бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын танымый.
  • Шулай да октябрьдә Русия хәрби белгече үзен ишетмиләр дип уйлап, эфирда Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итүне әйткән иде.
  • The Washington Post, югары дәрәҗәле хәрби түрәгә сылтама белән, Татарстанда Иранның пилотсыз очкычлар җитештерүче завод төзелергә мөмкин, дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG