Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинага каршы сугышып кайтучыларны шифаханәләрдә ял иттерүгә 100 миллион сум бирмәкчеләр


Башкортстанның Красноусол шифаханәсе. Иллюстратив фото
Башкортстанның Красноусол шифаханәсе. Иллюстратив фото

Украинага каршы сугышта ихтыярилар батальоны белән яки мобилизацияләнеп катнашкан һәр сугышчы бер мәртәбә генә ял итеп кайта алачак диелә.

Киләсе елда Украинага каршы сугышта катнашкан башкортстаннарны республика шифаханәләрендә һәм курортларында ял иттерүгә төбәк бюджетыннан 100 миллионлап сум акча бүленәчәк. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте, дип җиткерә "Башинформ".

"Бүген "махсус хәрби операциядә" катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтү – беренче чиратта торучы бурычларның берсе. Шифаханәләрдә дәвалауга кагылышлы хезмәт күрсәтү – шундый ярдәмнең берсе. Бездә тугыз дәүләт шифаханәсе һәм шактый күп санда хосусый шифаханәләр бар", дигән түрә.

Украинага каршы сугышта ихтыярилар батальоны белән яки мобилизацияләнеп катнашкан һәр сугышчы бер мәртәбә генә ял итеп кайта алачак диелә.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда сугышны һәм анда катнашучыларны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
  • Төбәк башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясады.
  • Сентябрьдә Башкортстан Корылтае берьюлы өч укылышта, Украинадагы сугышта һәлак булучы ихтыяриларның гаиләләренә икешәр миллион сум түләү турындагы канун өлгесен кабул итте.
  • Шулай ук Башкортстан Дәүләт җыены депутатлары Русия думасына "хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, шул исәптән Украинадагы сугышта катнашучыларның хезмәт хокукларын яклау турында" федераль канун өлгесе кертте. Кыскартулар булган чакта, эш урынын саклап калу хокукы беренче чиратта бу кешеләргә бирелергә тиеш дип саный депутатлар.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта һәлак булучы татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген туплый. Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 281 кешенең үлеме теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG