Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары Украинадагы сугышта катнашучыларның хезмәт хокукларын якларга тәкъдим итә


Кыскартулар булган чакта, эш урынын саклап калу хокукы беренче чиратта бу кешеләргә бирелергә тиеш дип саный депутатлар.

Башкортстан Дәүләт җыены депутатлары Русия думасына "хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, шул исәптән Украинадагы сугышта катнашучыларның хезмәт хокукларын яклау турында" федераль канун өлгесе керткән.

Кыскартулар булган чакта, эш урынын саклап калу хокукы беренче чиратта бу кешеләргә бирелергә тиеш дип саный депутатлар.

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев фикеренчә, хәзерге вакытта аларның хезмәт хокуклары кануннар белән якланмаган.

Бер үк вакытта Башкортстан парламенты шушы ук хокукны пенсия яшенә җитеп килүче кешеләргә дә бирергә тәкъдим итә һәм Русия думасына бу хакта канун өлгесе керткән.

Сентябрь ахырында Башкортстан депутатлары Русия думасына хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка алырга тәкъдим итүче канун өлгесен керткән иде. "Хөкем ителгәннәр Русия мәнфәгатьләрен яклау өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, җәмгыять каршындагы гаебен юа алачак ", дип белдергән иде Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
  • Төбәк башлыгы Радий Хәбиров та "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
  • Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы сугышчыларны мәктәп мөдирләренең патриотик тәрбия бирү ярдәмчеләре итеп куярга яки дәүләт хезмәтенә алырга да киңәш иткән иде.
  • Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән. Сентябрьдә Башкортстан Корылтае берьюлы өч укылышта, Украинадагы сугышта һәлак булучы ихтыяриларның гаиләләренә икешәр миллион сум түләү турындагы канун өлгесен кабул итте.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта һәлак булучы татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген туплый. Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 187, Башкортстаннан кимендә 281 кешенең үлеме теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG