Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булучы ихтыярилар гаиләләренә икешәр миллион сум түләнәчәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Республиканың хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әлеге тәкъдимне бер атна элек ясаган иде. Канун өлгесен Корылтай депутатлары берьюлы өч укылышта кабул иткән

Башкортстанда Украинадагы сугышта һәлак булучы ихтыяриларның гаиләләренә икешәр миллион сум түләнәчәк. Бу хактагы канун өлгесен Корылтай депутатлары берьюлы өч укылышта кабул иткән. Канун өлгесен республиканың хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова тәкъдим итте, дип яза "Башинформ".

Бер атна элек Башкортстанда Украинада һәлак булганнарның гаиләләренә бирелә торган акчаларны ихтыяриларныкына да түләргә тәкъдим иткәннәр иде.

Документта Башкортстанда туган, яшәгән яки җирләнгән, запаста булган һәм Украина сугышына киткән ихтыяриларны хәрбиләр дип карарга тәкъдим ителә.

Башкортстанда быел 31 мартта республика Корылтае депутатлары һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чаралары турында канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул иткән иде.

Сүз һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрендәге һәр әгъзага тигез итеп, республика бюджетыннан ике миллион сум күләмендә берьюлы түләнә торган акчалата ярдәм бирү турында бара.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.
  • "Медиазона" һәм ВВС басмалары мәгълүматынча, төбәкләрдә оешкан махсус батальоннарның ихтыярилары арасында үлүчеләр күбәя. Ешрак сугышка ихтыяри булып хезмәт хакы югары булмаган төбәкләрдән 40 яшьтән өлкәнрәк ирләр китә.
  • Сүз уңаеннан, ихтыярилардан батальоннар Татарстанда да оешты. Аларга "Алга" һәм "Тимер" исемнәре бирелде.
  • Август башына Русия төбәкләрендә 40тан артык шундый ихтыярилар батальоны оешуы хәбәр ителде.
  • Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгы сафларда.
  • Азатлыкның ачык чыганаклардан туплаган исемлегендә Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган кешеләр саны 200гә җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG