Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кыш бабайлары балаларга сугыштагы әтиләреннән хат "алып килергә" тәкъдим итә

Казан Кыш бабае. Архив фотосы
Казан Кыш бабае. Архив фотосы

Мондый хатның бәясе - 1000-1500 сум, аны аниматорга баланың туганнары үзләре язып бирергә тиеш.

Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы Кыш бабай хезмәте күрсәтүче аниматорларның бәйрәм програмына да йогынты ясаган. Хәзер балалар белән чыршы тирәли әйләнү һәм аларга бүләкләр таратудан тыш, Казан Кыш бабайлары сабыйларга Украинадагы сугышка киткән әтиләреннән хат та алып килергә тәкъдим итә. Әлеге хезмәт өчен өстәмә рәвештә аерым түлисе булачак, уртача алганда ул 1000-1500 сум тора. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза.

Мондый хезмәт күрсәтүче Кыш бабайларының берсе басмага әйтүенчә, хатны баланың туганнары үзләре әзерләп бирергә тиеш. "Балага бүләген биргәндә, әтиеңне күрдем, ул сиңа шушы хатны тапшырды, дип әйтәчәкмен. Кыш бабай шәхсән үзе әтисен исән-сау килеш күргәч, бала аның белән бар да яхшы икәнен беләчәк", дип аңлаткан Игорь исемле аниматор.

Шул ук вакытта басма Казанда Яңа ел аниматорларына ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 217 процентка арткан дип яза. Узган елның декабрендә коронавирустан куркып Казанда яшәүчеләр өйләренә чит кешеләрне кертергә бик теләмәде, дип искәртелә язмада.

Казанда Кыш бабай һәм Кар кызын иң арзан дигәндә 500 сумга чакыртып була. Очсызлы тәкъдимнәрнең тагын берсе – Кыш бабайдан видео-котлау, алар 600 сумнан башлана. Тере Кыш бабайның бәяләре 17 декабрьдән 1500-2000 сум, ә Яңа ел алдыннан 3500-4000 сум дип яза басма.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тартты.
  • Әмма Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чаралары уздырмауга каршы чыккан иде. Яңа ел – беренче чиратта балаларыбыз өчен бәйрәм, нишләп без аларны сөенечтән мәхрүм итәргә тиеш ди? "Махсус хәрби операция"не хуплыйбыз, зур көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә", диде Миңнеханов.
  • Күптән түгел Казан Кирмәне җирләрендә дә беренче тапкыр чыршы бәйрәме оештырачаклары билгеле булды, анда Украинага каршы сугышта катнашучыларның балаларын чакырачаклар.
  • Шулай ук Татарстанда республиканың чыршы бәйрәмен уздыру өчен 32 миллион сум тотачаклары хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG