Accessibility links

Кайнар хәбәр

RSF: 2022 елда дөньяда 57 журналист һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның сигезе Украинада үлгән. Шулай ук хисап авторлары әйтүенчә, Русиядә 18 журналист сак астында тотыла.

"Чикләрне танымаучы репортёрлар" (RSF) халыкара оешмасы мәгълүматынча, 2022 елда дөньяда 57 журналист һәлак булган, бу узган ел белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк.

Бүген, 14 декабрьдә чыккан хисап авторлары моны Украинадагы сугыш белән дә бәйли, быел медиа чараларында эшләүчеләр өчен иң куркыныч илләр арасында Украина Мексикадан гына калышып икенче урынга чыкты. 2022 елда хезмәт вазифаларын үтәгәндә Украинада сигез журналист һәлак булды, дип искәртә "Чикләрне танымаучы репортерлар". Хисапта украин фотографы Максим Левинның, Украинаның көнчыгышында атышка эләгеп һәлак булган француз видеорепортеры Фредерик Леклерк-Имхоффның үлем очраклары китерелгән.

Шулай ук быел медиа чараларының кимендә 65 хезмәткәрен урлау очраклары турында әйтелә. Аерым алганда, Украинаның УНИАН мәгълүмат агентлыгы журналисты Дмитрий Хилюкны соңгы тапкыр 4 мартта Киев өлкәсенең Дымер бистәсендә күргәннәр, ул чакта бистә Русия хәрбиләре контролендә иде. Хилюк белән нәрсәләр булып бетүе турында берни билгеле түгел.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" мәгълүматынча, 1 декабрьгә бөтен дөньяда 533 журналист тоткарланган. Бу - узган ел белән чагыштырганда 13,4 процентка күбрәк һәм иң зур күрсәткеч, диелә оешма хисабында.

Тоткарланган журналистларның 15 проценты - хатын-кызлар. Мондый очракларның яртысыннан артыгы биш илгә: Кытай, Мьянма, Иран, Вьетнам һәм Беларуска туры килә. Кытай төрмәләрендә - 110, Иранда - 47 журналист утыра, аларның кайберләренә хөкүмәткә каршы протестларны яктыртулары өчен үлем җәзасы яный.

Хисап авторлары әйтүенчә, Русиядә 18 журналист сак астында тотыла. Аларның сигезе - аннексияләнгән Кырымда кулга алынган украиннар диелә.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" хисабында Русия журналисты Иван Сафроновка чыгарылган хөкем карары да телгә алына, аны дәүләткә хыянәттә гаепләп 22 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде.

Хисапта Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә журналистларга эшләү шартлары нык начараюы әйтелә. Илдә калган бәйсез медиа чаралары көчле цензура шартларында, кырыс җәзалар куркынычы астында эшләргә мәҗбүр диелә.

  • 24 февральдә Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре җәза бирү белән янап, саклану министрлыгы куллана торган гыйбарәләрне генә кулланырга мәҗбүр итә башлады. Моны үтәмәүчеләргә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар.
  • "Чикләрне танымаучы репортёрлар" халыкара оешмасының ел саен чыгара торган медиа чаралары иреге рейтингында Русия быел 180 ил арасында 155нче урында тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG