Русия депутатлары һәм сенаторлары төркеме бу ел ахырына кадәр Думага дәүләт тармагында һәм ширкәтләрнең иминлек хезмәтендә эшләүчеләргә дистанцион эшләүне тыючы канун өлгесе кертәчәк. Бу хакта "Вёрстка"га парламенттагы ике чыганагы сөйләгән.
Тәкъдим яшерен мәгълүмат белән эшли торган берничә тармакның хезмәткәрләренә кагылачак, дип белдергән басмага чыганакларының берсе. Моңа мәгълүмати иминлек өлкәсендә эшләүчеләр, дәүләт түрәләре, кайбер транспорт тармагы вәкилләре һәм башкалар керә.
Бу документ сугыш һәм мобилизация аркасында илдән китүче русияләргә генә кагылачак һәм ничек кенә булмасын, парламент аны кабул итәчәк, дигәннәр "Вёрстка"га әңгәмәдәшләре.
Чыганакларның берсе әйтүенчә, хакимиятләр илдән киткән русияләргә башка төрле чикләүләр кертергә ниятләми.
Шулай ук басмага Русиянең биш сәнәгать һәм технология шикрәтендә "җитәкчеләр хезмәткәрләргә чит илгә чыкмасалар яхшырак булачагына ишарә итте" дигәннәр.
Кайбер ширкәтләрдә исә чит илгә китүчеләргә йә Русиягә кире кайтырга, йә эштән китәргә кушканнар диелә. Шул ук вакытта басма язуынча, ширкәтләр чит илгә киткән хезмәткәрләре белән низаглардан качарга тырыша. Әмма мондый ширкәтләргә хезмәткәрләрен кире Русиягә кайтару бурычы куелмаган, моны рәсми таләп итү булмаган дип яза басма.
- Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән эш яшендәге йөзләгән мең кеше китте. Чит илдә шундый ничә кешенең калуы төгәл билгеле түгел.
- 21 сентябрьдә мобилизация башлангач та, йөзләгән мең русияле хәрби комиссариатка чакыру кәгазе алудан качып Казакъстанга, Грузиягә, Әрмәнстанга, Азәрбайҗанга, Кыргызстанга, Монголиягә, Төркиягә һәм чикле күләмдә Европа берлеге илләренә күченде.
- Казакъстанга 400 меңнән артык, Грузиягә - 700 меңнән артык русияле китүе билгеле.
- Декабрь башында сенатор Андрей Клишас Русия хакимиятләре мобилизация башланганнан соң илдән китүчеләр өчен кайбер өлкәләрдә читтән торып эшләүне чикләргә мөмкин, дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!