Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләттән күп игелек күргән язучы". Казанда Айдар Хәлимне зурладылар


Айдар Хәлим иҗат кичәсендә чыгыш ясый
Айдар Хәлим иҗат кичәсендә чыгыш ясый

14 декабрь Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар һәм башкорт язучысы, шагыйрь, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең иҗат кичәсе узды. Быелның 1 гыйнварында аңа 80 яшь тулган иде, "Мәхәббәттән язмыш башлана..." дип аталган кичә шул уңайдан оештырылды. Чарадан репортаж тәкъдим итәбез.

Казандагы бураннар, җыештырып бетерелмәгән юллар белән бәйлеме, әллә оештыру шуның кадәр генә булганмы, халык күп килмәгән иде. Чакыру билетларын Татарстан Язучылар берлегендә таратканнары күренеп тора: тамашачының күпчелеге – Айдар Хәлимнең каләмдәшләре. Алардан башка, кайбер билгесез кешеләрнең һәр кешене аерым-аерым фото-видеога төшереп йөрүләре күзгә ташланды. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләренә урамга да чыгарга ярамый күрәсең, аларны фойеда да, залда да борыннарына терәп диярлек фотога төшереп, артларыннан йөреп тордылар. Гадәттә, андыйлар язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова итәгенә ияреп шулай көтүләп йөри иде, ә монда ул булмады.

Айдар Хәлимнең иҗат кичәсенә килгән тамашачылар
Айдар Хәлимнең иҗат кичәсенә килгән тамашачылар

Айдар Хәлим үзе кичәне ачып җибәреп, иң элек Татарстанның эреле-ваклы җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тик алар аны ишетмәде, чөнки килмәгән иде. Татарстан хөкүмәте милләтчеләрне иганәли, алар бюджет акчасына кичәләрен оештыра дип хисап язарга теләүчеләргә дә эш булмады. Ни кызганыч, бу кичәдә Айдар Хәлимнең милләтчелеген ачарлык дәрәҗәдә милли рух булмады. Сәхнәдән әйтеләсе сүзләр дә җитмеш кат үлчәп кенә әйтелде. Моннан берничә ел элек, язучының өендә узган тентүләр, экстремизмда гаепләп җинаять эше ачылу да, "аның "Убить империю" китабының Русиянең экстремистик материаллар исемлегенә кертелүе дә моңа сәбәп булгандыр.

"Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка, Мәдәният министры Ирада Әюповага һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәт. Аларның тырышлыгы, гүзәл сүзе, зур эше белән сезне бу залга тупладык. Шулай ук Казан мэриясенә, "Халкыбыз мирасы" компаниясенә, Миякәдән, туган ягымнан килгән кунакларга рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә уңышларыбызны үстерергә, татар милләтенең барлыгын бар дөнья каршында билгеләп, үзебезне зурайтырга язсын иде, амин. Алдыма кырык-корама юрган салып, уң кулыма – кашык, сул кулыма калай тәлинкә тотып, ач килеш, балалар йортына барганда, 80 яшемә җитәрмен дә, сезнең белән шундый залларда очрашырмын дип уйламый идем", диде Айдар Хәлим. Аннары үз шигырьләрен укыды.

Айдар Хәлим җәмәгате белән
Айдар Хәлим җәмәгате белән

"Шигырьләремне яттан беләм. Барысын да диярлек. Берничә мең шигырьдер инде ул. Югалып калып тукталмасын өчен генә кәгазьдән караштырып укырмын", дип мактанып та алды.

Иҗат кичәсендә Айдар Хәлимнең тормышы, иҗаты турында күп сөйләнде. Аның үзеннән башка, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, 181нче мәктәп укучылары аның шигырьләрен укыды. Җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмаз Хөсәенов, Мәксут Юлдашев, Руслан Сәйфетдинов, Флюра Талипова-Коләхмәтова, Рөстәм Насыйбуллин, Арслан белән аның әнисе Гүзәл Сибгатуллина һәм башкалар аның шигыренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Казан театры училищесы шәкертләре Айдар Хәлимнең "Нур" театрына багышлап язылган "Нурлылар" дигән гимны белән чыгыш ясадылар.

Һәркем үз каланчасыннан сайрый дигәндәй, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров үз котлавында, Татарстан хөкүмәтенең Айдар Хәлимгә никадәр игелек эшләвен басым ясап санады.

Данис Шакиров
Данис Шакиров

— Һәр милләтне шәхесләр билгели. Мин Айдар абыйның милләт җанлы булуына аерым басым ясар идем. Милли күтәрелеш чорлары, 80нче еллар ахырында, бигрәк тә әйдәп баручыларның берсе буларак та, сез алгы сафларда идегез. Бигрәк тә Башкортстан татарлары мәнфәгатьләрен яклаганда. Бер шигырегездә: "Тормыш мине шактый суккалады, каккалады", дип язасыз. Ләкин бүген, 80 яшегездә, мәркәзебез Казанның иң матур залларының берсендә елмаеп утырасыз икән, тормышыгызның заяга узмаганын һәм никадәр бәхетле кеше икәнегезне үзегез дә аңлыйсыздыр. Безнең дәүләтебез тарафыннан да, Татар конгрессы тарафыннан да хезмәтегезгә югары бәя бирелде. Дәүләт бүләкләре дә, менә мондагы том-том китапларыгыз да, "Сәйдәш" мәдәният йортындагы әлеге иҗат кичәгез дә, моңа кадәр булган юбилей кичәләрегездә дә... Татарстан премьер-министры урынбасары, Татар конгрессы милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның котлауларын, сәламнәрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез. Монда алтын самавар, диде ул.

Каләмдәше, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла "Шагыйрьләр" сурәсенең тәфсирен аңлатканнан соң, Айдар Хәлимгә "яшәве, иҗаты өчен рәхмәт" сүзләрен җиткерде.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

— Син безгә һәрвакыт өмет биреп, күңелгә дәрт өстәп торасың. Синең кебек шагыйрьләр сирәк. Шагыйрьләр арасында, тыйнакланып, үз бәясен белми йөрүче кешеләр дә була. Сирәк-мирәк кенә. Ләкин Айдар Хәлим үзенең кем икәнен яхшы белә. Чынлап та, ул үзе шагыйрь, үзе прозаик, публицист, драматург. Ул язмаган бер жанр да юк әдәбиятта. Ул үзенә сыйфатламаны безнең барыбызга караганда да яхшырак әйткән. Ул үзе язганны укып китим:

"Мин үзем турында татарның киләчәге булган һәм һичшиксез Тукай йолдызлыгыннан булган зур шагыйремен дип уйлыйм. Мин бүген татарның иң күп укыла торган шагыйре, прозаигы, публицисты, ихтирам ителә торган җәмәгать эшлеклесе. Минемчә, монда арттыру юк. Болай уйлаучылар, минем белүемчә, татар бар җирдә бихисап. Үземне болай итеп тануымнан миңа күңеллеме соң? Юк. Күңелсез. Аһ-һай, моңсу миңа. Миңа иптәшкә үзем кебек тагын бер-ике, өч-дүрт язучы булса, нинди әйбәт булыр иде", дигән ул. Юкка моңсуланасың, Айдар абый. Зур шагыйрьләр әдәбияткә берәм-берәм генә килә. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Тукай. Бер булсын – берәгәйле булсын. Гасырга бер бөек булса, безгә шул җиткән. Сибгать Хәким әйткәнчә:

"Союз түгел, йөз язучы түгел,
Калмаганнар куркып ничек әй,
Хакыйкатьне әйтеп бирер өчен,
бер Толстой җиткән, бер Тукай."

Менә шундый хакыйкатьне әйтеп бирә торган язучы ул безнең Айдар Хәлим. Мең яшә, каләмдәшем! – диде Ркаил Зәйдулла.

Кичә ахырында булган җырны һәм аңа булган халык мөнәсәбәтен исәпкә алмаганда, Татарстанның һәм Русиянең халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗановның котлауларын бу кичәнең иң көчле милли өлеше дип атарга мөмкин.

Равил Шәрәфиев Айдар Хәлимнең Нобель бүләгенә тәкъдим итәрлек кеше булуын, тик аңа Тукай бүләге дә бирелмәвен әйтте.

Равил Шәрәфиев
Равил Шәрәфиев

— Айдар зур шәхес, фикер иясе. Ул бер китабын Балтыйк буе дәүләтләренең берсендә бастырып алып кайтты. Ул анда Татарстан, Башкортстан, Русия турында гына түгел, дөньядагы халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеге хакында олы фикер әйтә. Аның элекке бер юбилеенда да әйттем, шул әсәре белән, ул Нобель премиясенә тәкъдим ителергә тиеш, чөнки үз китабында бөтен дөньяга кагылган мәсьәләрне кузгатып, шуларга җавап бирә. Тик аңа Нобель түгел, Тукай бүләге дә бирелмәгән. Бервакыт безне, Әлфия Авзалова, Мөдәррис Әгъләм, мине һәм Айдар Хәлимне берьюлы Тукай бүләгенә тәкъдим иткәннәр иде. Мин инде ул бүләкне тәгаен Айдар Хәлимгә бирерләр дип уйладым. Үземә бирелгәч, кимсенеп калдым. Айдар калгач, миңа нәрсәгә? Алай да, ул бүләкне кызык иттеләр. Ул яз көне игълан ителә дә, соңрак бирелә. Шул елны декабрьдә акчаның бәясе төште. Миңа сыңар ботинкалык акча гына килде дә, катыргысы гына эләкте, диде Равил Шәрәфиев.

Әзһәр Шакиров Айдар Хәлимнең "Звезда Поволжья" газетында язылган мәкаләләре турында искә алды.

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

— Чын талантлар сирәк туа. Мин аның "Звезда Поволжья" газетында басылган күләмле әсәрләрен күтәреп: "Әй, сез, урыс язучылары! Укыгыз, күрегез, нинди талантлы кеше ул татар баласы!" дип күтәреп йөри идем. Шундый мәгънәле фикерләрне ничек шулай урысча ачып бирергә мөмкин? Бүген сез җыелып килгәнсез – адәмне моннан да артык зурлау юк, моннан да артык бәхет юк. Күңелдә аның шул өлеше калачак: 80 яшемдә, залда мине аңлаган, минем кем икәнемне таныган кешеләр утыра дип аңлау. Айдар хәлимнең үз гомерендә бер генә теләге булды: ул татар халкының бөеклеген ачып бирергә, башка милләттән ким түгеллеген күрсәтергә, аңлатырга теләде. Милли рух турында әйтеп тә тормыйм. Андый кешеләр булмаса, татар халкы һаман гомер буе: урыс кына кеше, без кеше түгел инде, безнең берниебез дә юк, дип яшәгән халык. Менә шундый кешеләр: "Сез – халык! Сез – бөек милләт!" дип аңлаттылар. Аның кебек кешеләр, шуны аңлату өчен, җаннарын бирделәр, - диде Әзһәр Шакиров.

Илдус Әхмәтҗанов та аның татар халкына булган хезмәте, көрәше турында сөйләде.

Илдус Әхмәтҗанов
Илдус Әхмәтҗанов

— Сез – каһарман, көрәшче. Аллаһ сезгә бу сыйфатларны татар халкына хезмәт итү, татар халкын уяту өчен салгандыр. Аның хөрлеккә, иреккә таба бару юлын яктыртыр өчен, бу дөньяга яраткандыр. Сез гомерегез буе татар халкына тугры хезмәт иттегез һәм халыкка, милләткә хезмәт итү ул бөек максатыгыз булды. Ул сезнең генә түгел, бүген монда утырган һәркемнең максаты! Шул максатыбызга ирешү көненә тиз арада ирешсәк иде дә, шушы максатыбызга ирешү көнен бәйрәм итеп, бер-беребезне котлашсак иде тиз арада. Амин! – диде Илдус Әхмәтҗанов.

Айдар Хәлимне котларга якташлары да Башкортстаннан ук килгән иде. Миякә районы хакимиятенең Мәдәният бүлеге җитәкчесе Хәлил Махиянов, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт Галләмов та аны тәбрикләп, бүләкләрен тапшырды.

Башкортстаннан килгән кунаклар
Башкортстаннан килгән кунаклар

— Айдар Хәлим мәгарифебез, азатлыгыбыз, хөрриятебез өчен көрәшендә, барлык инсаният дөньясы өчен биниһая кадерледер. Берәүләре җаннарын табып аны харап итәләр, берәүләр җаннарын табып аны азат итәләр. Үзенең мөбәрәк исемен исламның һәм милләтнең яшел байрагына алтын укалар белән язган Айдар абзыебыз. Бүген сез яшәгән туфракларга гөл үсте, яшьләребез халкыбыз шул юлдан барачак, атлаячак. Сезгә җирләрегездән сәлам, - диде Мөхәммәт Галләмов.

Айдар Хәлимнең гаиләсе турында да күп сөйләнде. Кызлары Илсөяр, Зөлфия һәм Кадрия сәхнәдә чыгыш ясаучыларга китаплар бүләк итеп, каршы алып, озатып торды. Үзләре дә "Рәхмәт, әти" дигән җыр башкардылар.

Айдар Хәлимнең кызлары "Рәхмәт, әти" дип аталган җыр башкара
Айдар Хәлимнең кызлары "Рәхмәт, әти" дип аталган җыр башкара

Азактан, Айдар Хәлим сәхнәдә сүз тотып, татар халкының кимчелекләрен санап, алардан арынырга кирәк, дип белдерде. Ул үзе аны ККМ теориясе дип атый һәм моңа кадәр дә берничә ел элек булган чыгышларында да бу хакта сөйли иде.

— Татарга, дөньяга танылу өчен, өч кечкенә сыйфаттан: конформизм, коллаборация һәм меркантильлектән ваз кичәргә кирәк. Шул чакта татар аякка басачак, бөек милләтләр рәтенә кереп, дәүләтле булачак. Шулардан арынмый торып, татар милләте беркайчан аякка баса алмаячак.

Татарга, дөньяга танылу өчен, өч кечкенә сыйфаттан: конформизм, коллаборация һәм меркантильлектән ваз кичәргә кирәк

Конформизм – ул басып алынган дәүләт, аның хөкүмәте тарафыннан хокукны, кешелек сыйфатларын, шәхесне вату, юкка чыгару. Коллаборация – үзеңне басып алган милләт белән хезмәттәшлек итеп, үз-үзеңә хыянәт итеп яшәү. Өченче иң танылган сыйфат – меркантильлек – вак сәүдәгәрлек рухы. Шуны тизрәк үз арабыздан алып ташларга тиешбез. Милләтем киләчәктә шуннан котылыр һәм бөек милләтләр рәтенә басар дигән ышаныч белән яшим, яшәчәкмен, яшьләргә дә шуны васыять итәм, диде Айдар Хәлим.

Ул татарны 30-40 елда юкка чыгаруга исемнәрнең алышынуы, балаларга чит-ят милләттән кергән исемнәр кушып, татарлыкны юкка чыгаруыбыз хакында да сөйләде.

— Шушы 30-40 елда безне нәрсә шулкадәр юкка чыгарды? Җир йөзендә бер генә милләт тә үз исемнәренә шулкадәр хыянәт итми. Теләсә нинди исемнәр куша торган башка милләт юк. Исемнәрне бозып без җисемне боздык һәм татарны исем аша җисемсез иттек., - диде ул.

Саубуллашу
Саубуллашу

Азактан, Руслан Сәйфетдинов белән Мәксут Юлдашев "Без исән!" дигән җырны башкарганда, зал аягүрә торып басып тыңлады.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафиннан кичә турында фикерен сораштык. Ул Азатлыкка әйтүенчә, Айдар Хәлимнең иҗат кичәсен Чаллыда да уздырырга ниятлиләр икән.

— Айдар Хәлимнең иҗат кичәсен февральдә Чаллыда зурлап уздырырга ниятлибез. Театр бинасында булдырып булмасмы дип өметләнәбез. Күптән оештыра идек, Казаннан узып үткәрә алмадык, башта монда булганын көттек. Анда күргәзмәләр дә, китап сатулар да оештырырбыз, килегез, диде Факил Сафин.

Белешмә: Айдар Хәлим

Айдар Хәлим — татар һәм башкорт язучысы, шагыйрь, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе заманага туры китереп улына Борис дип исем куша һәм өч көннән фронтка китеп бара. Йөзен күрмәгән сабыйга дип хатлар яза. Күп еллар узгач, Айдар Хәлим әтисе каберен Чехословакиядә эзләп табып, шундагы бер уч туфракны алып кайтып, әнисе каберенә илтеп сала. Шагыйрьнең әнисе берүзе 4 ир бала тәрбияләп үстерә.

1959-1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый.

1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, Язучылар берлеге юлламасы белән Түбән Камага төзелешкә китә. Түбән Каманың беренче татар милли-мәдәни оешмаларын: "Җидегән чишмә", халык театры, җыр-бию ансамбльләре нигезләүдә катнаша. "Беренчеләр" исемле поэмасы иҗат ителә.

1970нче еллар башында Уфага кайта. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдәби бүлек мөдире итеп билгеләнә.

1986 елда Чернобль атом станциясе фаҗигасе зонасына кертелгән авылларда булып, андагы кешеләр белән очрашып, сораштырып, публицистик әсәрләр чыгара. "Эксперимент 86" дип исемләнгән поэмасын яза. Уфа чоры Айдар Хәлимнең шагыйрь, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе булып ачылу һәм киң танылу чоры булып билгеләнә. "Нур" татар театрын ачу өчен чыгыш ясаучыларның берсе ул була. Театрга "Нурлылар" гимнын яза.

1991-1996 елларда Чаллыда "Аргамак" журналы мөхәррире була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG