Аннексияләнгән Кырымның Русия җинаять кодексы маддәләре нигезендә хөкем ителгән кимендә тугыз кешесен Русия төбәкләрендәге колонияләргә озатканнар. Бу хакта Украинаның "Грати" медиапроекты хәбәр итә.
Урыс хәрбиенең каберлеген мәсхәрәләүдә гаепләнүче Валерия Гольденбергны Дагыстанга җибәргәннәр. Росгвардияле танышын сугыш җинаятьчесе дип атаган листовкалар таратканы өчен хөкем ителгән Александр Тарапонны да Дагыстан колониясенә озатканнар диелә.
Сәяси һәм дини сәбәпләр белән эзәрлекләүләргә дучар булган кырымнарга ярдәм күрсәтүче "Кырым теләктәшлеге"нең активистларын - сигез кырымтатарын да Русия төбәкләренә чыгарганнар. Аларны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашлары булуда гаепләп 13 елдан 19 елга кадәр кырыс тәртипле колонияләргә хөкем иткәннәр иде. Аларны Русиянең төрле төбәкләренә бүлгәләгәннәр диелә.
Активистларның адвокаты Русия хакимиятләренең гамәлләрен Женеваның дүртенче конвенциясе нигезендә шикаять иткән, ул оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне башка урынга алып чыгуны тыя.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, йөзләгән кырымтатар "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашлары булуда гаепләнеп җинаять эзәрлекләвенә дучар ителде. Аларның дистәләгәнен озын мөддәтләргә хөкем иттеләр, калганнары мәхкәмә карарын көтә.
- Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" 2003 елдан тыелды. Украинада һәм Европаның күпчелек илләрендә аның эшчәнлеге канунлы. Оешма әгъзаларының терактлар әзерләве яки кылуы турында бер генә очрак та теркәлмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!