Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада эпидемиологик вазгыять сәбәпле балаларны кышкы ялларга иртәрәк җибәрергә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе мәгълүматынча, бүгенгә районда 4,4 мең бала авырый. Бу барлык балаларның 13ләп проценты дигән сүз. 104 укытучының больничный алуы әйтелә. 

Түбән Камада эпидемиологик вазгыять сәбәпле балаларны кышкы ялларга иртәрәк җибәрергә тәкъдим итәләр, дип яза "Бизнес Online".

Бу тәкъдимне шәһәр мэры һәм район башлыгы Рамил Муллин ясаган.

Аның фикеренчә, мәсьәләне Роспотребнадзор белән килештерергә кирәк. Шулай ук ул яңа ел чаралары уза торган чорда балаларның бер урынга күпләп туплануына юл куймаска кирәк дип саный.

"Төркемнәргә бүләргә кирәк булачак", дигән Муллин.

Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе мәгълүматынча, бүгенгә районда 4,4 мең бала авырый. Бу барлык балаларның 13ләп проценты дигән сүз. 104 укытучы авыру сәбәпле, эшкә килә алмый.

Бүген Башкортстанда дуңгыз кизүе һәм сезонлы авырулар сәбәпле мәктәпләрнең карантинга ябыла башлавы хәбәр ителде. Уфада гына да 14 мәктәп карантинга китте, дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

  • Авыручылар саны арту сәбәпле узган атнада Татарстанда кайбер чикләүләр кертелде. 15 декабрьдән башлап республиканың медицина оешмаларында эшләүчеләргә һәм анда килүчеләргә битлек кию мәҗбүри булачак, бу дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникаларына да, хосусыйларына да кагыла.
  • 20 декабрьдән КАМАЗ да мәҗбүри битлек кию тәртибе кертә. Бу төбәктәге эпидемиологик вазгыятьнең катлаулы булуы белән бәйле диелә ширкәтнең матбугат хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG