Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миннән дошман ясарга тырышалар". Ирек Биккинин тормышы 2022 елда ничек үзгәрде


Ирек Биккинин - журналист, хокук яклаучы, төбәкне өйрәнүче
Ирек Биккинин - журналист, хокук яклаучы, төбәкне өйрәнүче

2022 елдагы хәлләр безнең арада яшәгән кешеләргә ничек тәэсир итүе, аларның тормышлары ничек үзгәрүе хакында язуыбызны дәвам итәбез. Журналист, хокук яклаучы Ирек Биккинин быел "Медиа - ят агент" тамгасын алды. Ул мәхкәмә аша, хокукларын якларга тырыша. Бүген ул фикерләре, хисләре белән уртаклаша.

Озак еллар буена журналистика белән шөгыльләнгән, ятим балаларның туганнарын эзләгән, аларны кавыштырган, соңгы елларда төбәкне өйрәнү белән шөгыльләнгән Ирек Биккинин Мордовиянең Ләмбрә районы Аксюн авылында яши. Ул үзсүзле кеше, фикерен ярып әйтә торган кеше. Журналист булса да, үз төбәгендә хокук яклаучы буларак та эш итә. Мәчет, уку йортларында татар, мөселманнарның хокуклары тапталса, үз акылын, белемен эшкә җигә. Кайбер кешеләр өчен ул үтә дә уңайсыз кеше. Туры сүз әйткән, туганына ярамаган дигәндәй, Ирек Биккининга теш кайраучылар да юк түгел. "Миңа төрле яклап каршылыклар тудырып, тормышымны бозарга теләделәр һәм әле дә шулай, әмма мин үз фикеремнән кайтмыйм, хакыйкать бар нәрсәдән дә өстен һәм кадерлерәк", дип аңлата ул. Быел аны, пенсионер буларак яшәүче татарны "ят агент"лар исемлегенә керттеләр. Аның фикеренчә, бу Мордовиянең куәт хезмәтләренең аннан үч алуы, сабак укытырга тырышулары. Биккинин Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу гамәлне ачыктан-ачык тәнкыйтьли, үз фикерен даими белдереп килә.

Мордовиядә ул бердәнбер "ят агент" исемен алган шәхес. Ничек яши ул бу тамга белән һәм 2022 ел аның тормышын ничек үзгәрткән, нинди ачышлар ясый алган, кем белән элемтәләре югалган, ә кемне тапкан – бу хакта Ирек Биккинин белән сөйләштек.

"Бу елны тасвирлау өчен бер сүз җитә – катастрофа"

Авыр, катлаулы, катастрофа, билгесезлек – узып баручы елны шушы сүзләр белән тасвирлар идем

— Авыр ел булдымы, катлаулымы? Сугыш унынчы ай дәвам итә. Куанырлык берни юк, үзеңне юатырлык та бернинди дә сәбәп тапмыйм. Кешеләрнең үтерелүе дәвам иткәндә минем тормыш уңай якка үзгәрә алмый, — ди Ирек әфәнде. — Авыр, катлаулы, катастрофа, билгесезлек – узып баручы елны шушы сүзләр белән тасвирлар идем. 24 февральне, кем көтте бу хәлләрне? Берсе дә көтмәде. Кысарлар, мыскыл итәрләр, гел провакация булып торыр дип уйладым, ә масштаблы сугыш башланыр дип күз алдына килмәде. Әмма безгә сугыш чорында, басып алучы тамгасы астында яшәргә насыйп булган, күрәсең. Күнегеп булмый бу хәлләргә. Элеккеге дустыма хәлләрен белим дип шалтыраттым, олы яшьтәге ир ул, гел сабыр, җаваплы, көчле кеше. "Мин өч көн буена качып үкереп еладым", диде. Чынында минем дә шундый халәт иде. Күңел әлегәчә сыкрый. Украинада дусларым, танышларым күп яши. Мин аларга ни әйтергә дә белмим. Ничек акланырбыз – белмим, гафу итә алмаслык гамәлләр кылынды.

Сугыш аркасында кемнеңдер туганнары, дуслары белән аралары өзелде. Ике якка бүленделәр. Мине исә Аллаһ бу авырлыктан азат итте. Бер дустым белән генә аерылдык, шалтыратышмыйбыз. Ул сугыш яклы, мин – каршы, безнең юллар аерылды. Борчылмыйм. Аерылышу хәерлерәк. Күпчелек – фикердәшләр булып чыкты, димәк үз тирәмә фикерле, мәрхәмәтле кешеләр тупланган. Моңа Ходайга шөкер.

Репрессив машина алымнары

— Тормыш ничек үзгәрде? Сулап булмаслык хәлгә җиткерделәр. Кешенең иреген кыса торган кануннар чыкты. Сакланып сөйләшергә, Эзоп телен кулланырга өйрәнергә кирәк. Мондый ирекне кысу хәтта Совет берлеге вакытында да булмады. Шулкадәр репрессив машина аяусыз эш итә, коточкыч. Мин ничектер саграк язарга тырыштым, әмма барыбер эләктереп алдылар. "Z" яклылар миңа шикаять иттеләр, социаль челтәрләрдә язуымны "Русия гаскәрен дискредитацияләү" дип таптылар да мәхкәмә миңа 30 мең штраф чәпәде. Түләттерделәр. Гәрчә язмада ни армия, ни Украина телгә алынмады, — дип үз тарихын бәян итә ул. — "Z" хәрефен яратмыйсың диләр миңа. Вәт кәмит! Без ул хәрефнең бернинди рәсми тамга булмаганы турында Русия Саклану министрлыгыннан рәсми кәгазен ала алдык, әмма хөкемдар төкереп бирде аңа. Үзенчә эш иттеләр. Миннән үч алырга теләделәр. Алар ФСБга буйсына, алардан куркып эш итәләр.

Сулап булмаслык хәлгә җиткерделәр. Кешенең иреген кыса торган кануннар чыкты

Минем пенсия 16 мең сум, җәй көне генә бераз артты. Аңа кадәр "ИП" булганга күрә минем пенсия 11 мең сум иде. Мин – пенсионер, бу 30 мең сумманы каян алып түләргә тиеш? Русия дәүләте кешеләрне фәкыйрьлектә яшәтә, шуңа да буа торган штрафлар сала. Кеше башкача теге яки бу гамәлгә бармас дип уйлый. Шөкер, мине ярдәмсез калдырмады. Бурычка алып торырмын, аннары кайтарырмын, җыярмын дип ниятләгән идем. Бер кеше тотты да минем өчен түләде, "Ирек абый, берни кайтарырга кирәкми" диде. Шундый юмарт, аңлаучы кешеләр булганда бөтенләй өметсез түгел диясе килә.

Мордовия "Столица С" газетында минем турында пычрак мәкаләләр чыкты, тагын да чыгар ул. Әмма мине кешеләр белә бит, карашларым белән дә таныш. Бу хәлләрдән соң берсе дә миннән йөз чөермәде. Шулай да куркак җаннар да табылды, Мордовия татарларының лидеры булып саналучы Шамил Бикмаев "Z" хәрефе белән бәйле эш булганын белгәч, шүрләде. Без аның белән бергә минем машинамда Казанга, Дөнья татар конгрессына барырга тиеш идек. Ул хөкем карарын белгәч, мине конгресска бармыйсың диде. Курыкты. Әмма бу да хәерле эш булган. Конгресста Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция чыгарылды, мин ул пычракка катышмадым. Әмма анда булган булсам, Фәүзия Бәйрәмова кебек каршы чыгыш ясар идем. Тырышыр идем һәрхәлдә. Казанга бармыйча Аллаһ мине тарихи хата ясаудан саклады.

"Ят агент иттеләр, әмма кешеләр миннән баш чөермәде"

— Ят агент дип игълан иткәндә авырый идем. Салкын тиде. 18 ноябрь кичендә ятам, танышлар шалтыратып "бу күңелле хәбәрне" әйттеләр. Әллә нинди хис тә булмады. Күрәсең, хасталы булганга моны битарафлык белән кабул иттем. Чынында Мордовиядәге куәт хезмәтләреннән астыртын, мәкерле гамәл булыр дип көткән идем. 30 мең сум штраф белән генә чикләнмәүләре билгеле иде, менә шушы "ят агент" дигән тамга чәпәп, минем тормышымны бозарга теләделәр, — дип аңлата Биккинин. — Мине дәүләткә каршы эшләүче кеше итеп чыгардылар, дәүләткә карата дошман ясарга тырыштылар. Миңа бәйләнерлек сәбәпләр көлке. Имеш, мин 2002 елда хокук яклаучыларның "Санта-Фе Нью-Мексикан" газетында стажировка узганмын! 11 ел элек ябылган "Татарская газета" басмасын чыгаруны да җинаять дип тапканнар. Әмма моны кем ясаган, кем мине дошман итеп саный - билгесез, алар исемнәрен яшерә.

"Ят агент" дигән тамга чәпәп минем тормышымны бозарга теләделәр

Мин кайчандыр газет чыгаруым һәм ятим балаларга үз ата-аналарын табарга ярдәм итүдә алган матди ярдәм мине "СМИ-ят агент" дип игълан итәргә нигез булып чыккан. Абсурд, ахмаклык һәм нинди әшәкелек! Мордовия ФСБсы Русия Юстиция министрлыгына күрсәтмә биргән дә тегеләр йөгерә-йөгерә эш иткән. Әйдә, Ирек Биккинин, хәзер ничек җырларсың дип мыскыл итеп көлеп утыралардыр хәзер.

Үч алулары көн кебек ачык. Берничә ел элек мин үзебезнең мөселманнарга, Мордовия мөселманнарының төбәк диния нәзарәтенә документлар белән ярдәм иттем. Бездәге мәчетләрне тартып алырга теләүләре турында "Голос Ислама" медиасына язып бардым. Без мәчетне яклый алдык. Менә шуны күтәрә алмадылар.

Мин бернинди дә "ят агент" түгел. Моның белән горурланырлык сәбәп күрмим, шулкадәр кырыс карарлар чыгарырлык билгеле кеше түгел, мин гап-гади пенсионер. Мин бу карарны шикаять итәчәкмен. Әлбәттә, оттыра да алам, әмма мин гомер буена үз хокукларым өчен көрәшәм һәм үземне таптарга ирек куймыйм. Беркая да китәргә дә, качарга да ният юк. Туган җиремдә яшисем килә. Кая китим мин? Миңа инде 66 яшь, аннары китеп нинди акчага яшәргә? Юк, мин үз җиремдә яшим. Утыртмыйлар, атып үтермиләр бит әле... Менә бит ниләргә юанырга калдык?

Юридик зат итеп теркәргә тиешмен, хисаплар бирергә тиешмен, мәшәкатьләр өстәлә. Мин төбәк тарихы турында төрле басмаларга мәкаләләр язам, кайсы медиа "бу язма ят агент тарафыннан әзерләнде" дип билгене куярга теләр? Куймаган очракта миңа тагын штраф. Түли алырмынмы – белмим. Әлбәттә, куанарлык берни юк, әмма яшәвемне дәвам итәм. Позициямнән кайтырлык яшьтә түгелмен.

Империя һәм татарлар

— Ярар, кыен булса да "ят агент" буларак та яшәрмен мин. Аның өчен артык кайгырмыйм. Иң мөһиме – сугыш, канкоеш бетсен, үлемнәр туктасын. Нигә кирәк бу? Ни өчен? Безгә берсе дә һөҗүм итмәде, үз Ватаныбызны сакласак, мин корал алып саклануны аңлар идем. Ә без хурлыкка баттык, — дип фикерләре белән уртаклашуын дәвам итә ул. — Ник без гел сугышып яшибез, әле Грузия, әле Осетия, Молдовадан гаскәрне чыгармыйбыз, гел ут хәлендә тотабыз андагы кешеләрне дә, хәзер Украина. Нигә кирәк бу империя, император була алмыйсың барыбер! Тормышыбыз яхшырмас, тагын да начаррак була ала, Евгений Пригожин кебек кешеләр дә хакимияткә килә ала, ул очракта кырылыш китәргә мөмкин.

Урыс дәүләте дип шашу шушы коточкыч сугышка китерде

Империя турында хыяллар, минминлек, башкаларны мыскыл итү бүгенге хәлләргә җиткерде. Урыс дәүләте дип шашу шушы коточкыч сугышка китерде. Русия хакимиятендә торучыларга татар, үзбәк, украиннар да кеше түгел, урыс кына кеше, кешеләрне алдап, куркытып яшәү – аларның нигезе. Дәүләтнең башында бу кадәр озак куәт хезмәтенең торуы башка бер җирдә дә юктыр. Бу – безнең фаҗига һәм бәхетсезлек. Әмма бу хәлләр мәңгелеккә бармас. Которырлар, шашырлар, әмма алар да кайчандыр юк булалар.

Төньяк Корея яши диктаторлыкта, әмма Русиядә ул булмас. Территория зур, аннары кешеләр ул кадәр күндәм түгел. Чыдам, сабыр, әмма янгын чыгар өчен бер очкын да җитә. 1917 елны искә алыгыз, "коллар" сугыш оештырып, барысын да бәреп төшерде. Күңелемне төшермим, тәүбә итүләр булыр һәм мин аны күрермен әле, Аллаһ боерса.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG