Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чикләүләрдән соң Русия нефте экспорты ике тапкырга кимегән


Бу русия нефтенә бәя чикләве һәм Европаның эмбарго кертелүенә бәйле.

Русия нефтенә карата кертелгән чикләүләрдән соң, аны читкә сату ике тапкырга кимегән. Бу хакта Bloomberg үзе исәпләп чыгарган саннарга сылтанып хәбәр итә. Медиа танкерларның йөрешен өйрәнгән. Алардан күренгәнчә, русия нефтенең экспорты 56 процентка кимегән.

Декабрьнең беренче атнасында тәүлегенә 3,4 млн баррель сатылган булса, хәзер ул якынча 1,6 млн дәрәҗәсендә калган. Бу ел башыннан иң түбән күрсәткеч.

Узган атнада Балтыйк диңгезе портларыннан нибары җиде танкер гына чыккан. Ноябрь азагында аларның саны 15 булган. Балтыйк юлыннан нефть сату 42 процентка азайган.

Азия тарафына куылучы нефть экспорты да кимегән. Тын океан портларыннан бары дүрт танкер гына чыккан диелә. Аңа кадәр 11 танкер чыга торган булган. Шул рәвешле экспортның күләме 2,7 тапкырга азайган.

Кара диңгез аша сатылучы нефть күләме өч тапкырга, Мурмански аша – өчтән бергә кимегән диелә.

  • 5 декабрьдә Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер барреле 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Февраль аенда нефть продукцияләренә дә эмбарго гамәлгә керә. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Ачык мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел "Татнефть" ширкәте 27,8 млн тонна нефть тапкан. Аның 17,1 млн тоннасын Русия базарында сатса, 7,6 млн – чит илләргә экспортка киткән.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.
  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG