Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Hill: АКШ хакимиятләре Русияне агрессор-ил дип игълан итмәкче, моңарчы бу статус бер дәүләткә дә бирелмәде


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Болай була калса, Байден Русиянең рәсми затларына чикләүләр кертүдә яңа вәкаләтләргә ия булачак. 

Ак йорт һәм Конгресс әгъзалары яңа канун өлгесе әзерли, аның нигезендә АКШ президенты Джо Байден Русиягә агрессор-ил статусы бирә алачак.

Бу хакта канун өлгесенең текстына һәм исемнәре аталмаган конгрессмен-республиканнарга таянып Американың The Hill басмасы яза.

Әлегә АКШ кануннары нинди дә булса дәүләтне агрессор-ил дип игълан итәргә мөмкинлек бирми. Русия — бу статуска ия булырга мөмкин беренче дәүләт.

Болай була калса, Байден Русиянең рәсми затларына чикләүләр кертүдә яңа вәкаләтләргә ия булачак.

Элегрәк АКШ хакимиятләре Украинаның Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тану турындагы үтенечен кире какты.

Шул исәптән, бу - Мәскәү белән дипломатик элемтәләрне катлауландырачак, дип сагайдылар. Шул рәвешле, Русияне агрессор-ил дип тану - компромисс булырга мөмкин.

  • Әмма шул ук вакытта декабрь уртасында Польша Сеймы Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип таныды.
  • Ноябрь ахырында Европа парламенты да Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тану турында резолюция кабул итте. Резолюциядә Русия сугыш вакытында террорчылык алымнары кулланучы ил дип танылган. Депутатлар президент Владимир Путинны һәм аның хөкүмәтен халыкара трибуналга тарту өчен нигез әзерләүләрен белдерде.
  • Июль ахырында АКШ Сенаты да Чечнядагы, Грузиядәге, Сүриядәге һәм Украинадагы гамәлләре өчен Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип танырга чакырып резолюция кабул итте. Русия гамәлләре "гаепсез ирләрнең, балаларның, хатыннарның исәпсез-хисапсыз үлеменә" сәбәпче булды, дип искәртелә.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә президент Владимир Путин фәрманы белән башланды. Кремль моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG