Польша Сеймы Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип таныды. Бу хакта парламентның түбән пулаты чыгарган резолюциядә әйтелә.
Документта Русия кеше хокукларын, халыкара хокукны һәм БМО низамнамәсен, шулай ук башка бурычларын "системалы рәвештә боза", "башка илләрнең җирләренә һөҗүм итә, кораллы һөҗүмнәр, сугыш җинаятьләре һәм геноцид кыла".
Резолюциядә әйтелгәнчә, Русия Малайзия очкычы һәлакәтенә һәм Польша президенты Лех Качиньский һәм тагын 95 кеше һәлак булган очкыч казасына "турыдан-туры җаваплы".
Русиянең Украинага каршы сугышы – БМО низамнамәсендәге көч куллануга тыюны тупас бозу дип бәяләнә, шулай ук "Украинаның суверенитетын, сәяси бәйсезлеген, бөтенлеген бозу" диелә.
Документта Сейм депутатлары Русиягә каршы чикләүләр кертүне, Украинага булышуны дәвам итәргә чакыра. Шулай ук Украинага репарацияләр, сугыш белән бәйле югалтуларга дучар булган дәүләтләргә, оешмаларга һәм кешеләргә компенсацияләр түләү механизмы әзерләргә тәкъдим ителә.
- Ноябрь ахырында Европа парламенты да Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тану турында резолюция кабул итте. Резолюциядә Русия сугыш вакытында террорчылык алымнары кулланучы ил дип танылган. Депутатлар президент Владимир Путинны һәм аның хөкүмәтен халыкара трибуналга тарту өчен нигез әзерләүләрен белдерде.
- Июль ахырында АКШ Сенаты да Чечнядагы, Грузиядәге, Сүриядәге һәм Украинадагы гамәлләре өчен Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип танырга чакырып резолюция кабул итте. Русия гамәлләре "гаепсез ирләрнең, балаларның, хатыннарның исәпсез-хисапсыз үлеменә" сәбәпче булды, дип искәртелә.
- АКШ дәүләт департаменты Русияне террорчылык иганәчесе дип танырга теләмәде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә президент Владимир Путин фәрманы белән башланды. Кремль моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!