Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда пикетка чыгучыны фотога төшергәннән соң, Яшел Үзән депутаты тоткарланган


КФУ ректоры Ленар Сафин
КФУ ректоры Ленар Сафин

Яшел Үзән депутаты Евгений Ефремов КФУ ректорына каршы пикетка чыгучыны төшереп алган. Шуннан соң аны тоткарлап полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр, килештерелмәгән чара оештыру турында беркетмә төзегәннәр.

Казанда пикетка чыгучыны фотога төшереп алуыннан соң, Яшел Үзән шәһәр шурасы депутаты Евгений Ефремовны тоткарлаганнар. Бу хакта "ОВД-Инфо"га Ефремовның фиркадәше Владимир Колодцев хәбәр иткән.

Хокук яклау проекты мәгълүматынча, 10 декабрьдә Ефремов Казан федераль университеты бакчасы янында "КФУ ректоры Сафин Л. Р.ны кем ышыклап тора?" дигән шигарь тоткан пикетчыны фотога төшереп алган.

Шуннан соң Ефремовны тоткарлаганнар һәм полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр, аңа килештерелмәгән чара оештыру турындагы административ маддә нигезендә беркетмә төзегәннәр диелә.

Депутатны мәхкәмә булганчы полиция бүлекчәсендә тотканнар. Канунсыз тоткарлануына каршылык йөзеннән ул ачлык игълан иткән, дип яза "ОВД-Инфо".

  • Ленар Сафин Казан федераль университетына ректор итеп быел август аенда билгеләнде.
  • Озак та үтмәде, Яшел Үзән шәһәр шурасы депутаты Евгений Ефремов КФУның төп бинасы янында яңа ректорга каршы ялгыз пикет оештырды. "КФУга икенче Гафуров нәрсәгә?" дип язган иде ул плакатына.
  • Шулай ук күптән түгел Ефремов Ленар Сафин белән бәйле коррупция схемасын тикшерүне таләп итеп тә пикет үткәргән иде. Ул җиде ел буе тәртип саклау оешмаларыннан бу коррупция схемасын тикшерүне таләп иттем дип белдерде. Депутат бу схемада катнашучыларның берсе миңа янады, үлем һәм төрмә арасында сайларга кушты дип тә әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG