Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда грипп һәм сезонлы авырулар сәбәпле битлек кию тәртибе өлешчә кире кайта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу карарны грипп һәм ОРИ йоктыручылар саны артуы сәбәпле кабул иткәннәр. Битлек кию хастаханәләрендә  һәм халыкны социаль яклау оешмаларында мәҗбүри булачак. 

Башкортстанда битлек кию тәртибе акрынлап кире кайта. Бу карарны грипп һәм кискен респиратор инфекцияләре (ОРИ) белән авыручылар саны артуы сәбәпле кабул иткәннәр.

Республиканың башкарма хакимият оешмаларына авыру билгеләре булганнарны эшкә китертмәскә, дезинфекция ясау һәм бүлмәләрне җилләтү кебек чараларның ешлыгын арттырырга кушылган.

Башкортстан хастаханәләрендә һәм халыкны социаль яклау оешмаларында битлек кию тәртибе кертелгән, балалар һәм өлкәннәр тәүлек әйләнәсе кала торган оешмаларга килүчеләрне бары тик авыр хәлдәге һәм ятып чирләүче кешеләрне карарга кирәк булганда гына кертәчәкләр диелә.

Мәктәпләрдә һәм бакчаларда авыру сәбәпле балаларның кимендә 20 проценты килмәсә, укыту туктатып торыла.

Бу атна башында Башкортстанда дуңгыз кизүе һәм сезонлы авырулар сәбәпле мәктәпләрнең карантинга китә башлавы билгеле булды.

20 декабрьгә республикада өч мәктәп һәм бер балалар бакчасы тулысынча ябылган дип хәбәр ителде. Өлешчә карантин Башкортстанның 50 мәктәбендә 13 балалар бакчасында кертелгән.

  • Авыручылар санының Татарстанда да артуы күзәтелә.
  • Моның белән бәйле рәвештә узган атнада республикада кайбер чикләүләр кертелде. 15 декабрьдән башлап Татарстанда медицина оешмаларында эшләүчеләргә һәм анда килүчеләргә битлек кию мәҗбүри, бу дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникаларына да, хосусыйларына да кагыла.
  • Коронавирус пандемиясе чорында кертелгән мәҗбүри битлек кию тәртибе Башкортстанда быел 1 июньдә гамәлдән чыгарылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG