Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры Сталинга һәйкәл кую карарын мәктәп җитәкчелеге үзе хәл итә дип белдерде


Татарстан мәгариф минитсры Илсур Һадиуллин
Татарстан мәгариф минитсры Илсур Һадиуллин

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, мондый карарларны мәктәпне оештыручы кабул итә, ә Сталинга һәйкәл куйган Чаллы мәктәбенең оештыручысы - республика да, мәгариф министрлыгы да түгел.

Татарстан мәгариф министры урынбасары Илсур Хәдиуллин Чаллыдагы "Смеем мечтать" мәктәбенең Иосиф Сталинга һәйкәл куюына карата "Бизнес Online" басмасына фикер белдергән.

"Мәктәп - ул шундый урын, анда карарлары мәктәпне оештыручы кабул итә. Бу очракта мәгариф министрлыгы да, республика да оештыручы булып тормый, мин анда нинди һәйкәлләр торырга тиешлеген әйтә алмыйм. Алар безнең бөек шагыйрьләргә - урыс, татар шагыйрьләренә һәм башкаларга, теләсә кемгә һәйкәл куя ала. Әмма мәктәп - тәрбия бирү урыны. Бер кешене аерып алып һәм бер кешегә генә һәйкәл кую... Бездә мәгариф системын яктырткан, белем биргән җитәкчеләр, фәлсәфәчеләр күп бит", дигән ул.

  • 6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты.
  • Соңрак Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпнең мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәте юк дип белдерде.
  • Мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды. Шулай да аның ачылышы 2023 елның язында булачак дип әйтелде.
  • Чаллы мәктәбе ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы Татарстан Дәүләт шурасында да күтәрелде. Бу уңайдан 15 декабрьдә узган парламент утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. "Яшьләр меңъеллык тарихлы Русиядә нинди лидерлар булуын белергә тиеш. Без нәрсәдән куркабыз?" диде ул.
  • "Азатлык" татар яшьләре берлеге Чаллыдагы хосусый мәктәпнең Сталинга һәйкәл куюы ни дәрәҗәдә канунлы икәнен тикшерүне сорап, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать юллады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG