Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бәя чикләү шартын үтәүче илләргә нефть сатмаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хакта Русия премьер-министры Александр Новак белдерде. Мәскәү нефть чыгаруны өлешчә киметергә әзер, диде ул.

Мәскәү Европа берлегенең Русия нефте бәясенә чикләүләр кертүенә җавап буларак, бу шартның үтәлүен таләп иткән илләргә нефть һәм нефть продуктларын сатуны тыярга ниятли. Бу хакта "Россия 24" телеканалы эфирында Русия премьер-министры Александр Новак белдерде.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин киләсе атна башында Русия нефте бәясен чикләүгә җавап чаралары турында фәрман имзалаячагын әйткән иде.

Вице-премьер сүзләренчә, Мәскәү нефть чыгаруны өлешчә киметергә әзер. "Киләсе ел башында безнең тәүлеккә 500-700 мичкәгә кимрәк булырга мөмкин. Безнең өчен бу якынча 5-7 процент", дигән ул.

  • 5 декабрьдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.
  • Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.
  • Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Татарстанның нефть химиясе өлкәсе өчен февраль ае хәл иткеч булачак дип саный.
  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG