Татарстан хезмәт министрлыгы Херсоннан һәм Херсон өлкәсенең бер өлешеннән республикага күчеп килүчеләргә торак алу өчен бер тапкыр акча бирү тәртибен раслаучы документ әзерләгән.
Бу хакта "Реальное время" хәбәр итә.
100 мең сумны яшәү урынын калдырырга мәҗбүр булып, Татарстанга китерелгәннәр алачак.
Бу түләүне алу өчен документлар җыярга кирәк. Күчеп килүченең 2022 елның 13 октябренә кадәр Херсонда яки Херсон өлкәсенең бер өлешендә яшәвен раслардай документы булмаса, җирле оешма моны расласыннар өчен, гариза һәм документлар кергәннән соң, ике эш көне эчендә Херсон өлкәсенең вәкаләтле оешмасына мөрәҗәгать итәчәк.
Әгәр кайбер документлары булмаса, яки бер мәртәбә бирелә торган түләүне Русиянең башка төбәгендә алган булса, гариза бирүчегә бу акчалар бирелмәскә мөмкин.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон — шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге иде. Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
- 11 ноябрьдә Украина Херсонны Русия көчләреннән азат итте. Херсонга кергән украин хәрбиләрен халык сәламләп каршы алды.
- Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләрендә, шул исәптән Херсонда киеренкелек артты, кешеләр Русиядә сыену эзләргә мәҗбүр калды.
- Май башында Татарстан хөкүмәте Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга компенсация күләмен билгеләгән иде. Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнде. Акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.
- Июльдә Украинадан һәм Донбасстан китерелгән кешеләрне урнаштырган һәм ашаткан чыгымнарны каплау өчен, Русиянең резерв фондыннан Татарстанга – 35,1 миллион сум, Башкортстанга 14 миллион сум бүлеп биреләсе хәбәр ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум