Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Украинада тугыз миллион кеше төнгә электрсыз калды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Утны өзеп торулар дәвам итә. Бу кичкә (26 декабрь киченә - ред.) Украинаның төрле төбәкләрендә тугызлап миллион кеше утсыз. Шулай да өзеп торуларның ешлыгы һәм дәвамлылыгы кими бара", диде ул

Украинада утны өзеп тору вакыты кыскарса да, илнең энергия системында кытлык сакланып кала, дип белдерде президент Владимир Зеленский.

"Утны өзеп торулар дәвам итә. Бу кичкә (26 декабрь киченә - ред.) Украинаның төрле төбәкләрендә тугызлап миллион кеше утсыз. Шулай да өзеп торуларның ешлыгы һәм дәвамлылыгы кими бара", диде ул.

Шулай ук Зеленский түрәләр белән энергетика һәм инфраструктурадагы вазгыять турында киңәшмә уздыруын әйтте. "Киләсе елга әзерләнәбез, һәм сүз кыш айлары турында гына бармый. Бетерелергә тиешле куркынычлар, ясалырга тиешле адымнар бар, моны дәүләт һичшиксез эшләячәк", диде ул.

Украина президенты ноябрь ахырында да "бу кыш украиннарны электр уты һәм җылылык белән тәэмин итү өчен хакимият барысын да эшләячәк" дип белдерде.

  • 10 октябрьдән башлап Русия пилотсыз очкычлар һәм ракетлар кулланып, Украинаның энергия системына көчле һөҗүмнәр ясый башлады. Шул вакыттан бирле мондый һөҗүмнәр берничә тапкыр булды һәм илнең энергия системының шактый өлешен сафтан чыгарды. Украинада электр энергиясен аерып торулар дәвам итә.
  • Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә еш һөҗүм итә. Русия хакимиятләре бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын танымый.
  • Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Иранның пилотсыз очкычлар һәм ракетлар җитештерүче заводларын юк итәргә, ә аларны Русиягә сатучыларны кулга алырга чакырды.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG