Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда республика башлыгы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасы төзелгән


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Шураны Радий Хәбиров җитәкләячәк.

Башкортстан республикасы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасы оештырылган. Бу хактагы фәрманны 26 декабрьдә Радий Хәбиров имзалаган, документ хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Шураның рәисе - Хәбиров үзе, аның урынбасары итеп Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев билгеләнгән. Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова- шура сәркатибе итеп куелган.

Мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасына керүчеләр исемлегендә, әйтик Башкортстан опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскәр Абдразаков бар. Республикада мәдәният министр булып торган чагында аңа 50 мең сум казна акчасын туздыруы белән бәйле җинаять эше ачылган иде.

Күптән түгел җитәкчелек белән низаг аркасында Башкорт опера һәм балет театры оркестрының музыкантлары эштән җибәрелгән иде. Бу театр мөдире Илмар Әлмөхәммәтов карары белән башкарылды. Әлмөхәммәтовны да шурага алганнар.

Тагын бер әгъза - җырчы Радик Юльякшин. Күптән түгел ул Украинадагы сугышка фикер белдереп, "Без, урыслар, җиңәчәкбез", дигән иде, аның бу сүзләре, төрле милләт вәкилләре арасында ризасызлык уятты. Элвин Грей тәхәллүсе белән җырлаучы Юльякшин Русиянең Украинага һөҗүмен хуплап, әйтик Казан танк училищесының полигонында мобилизацияләнгәннәр янында чыгышлар да ясап йөрде.

Шура әгъзалары арасында шулай ук "Башкортстан" киностудиясе мөдире Юнир Әминев, республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин, театр артистлары һәм җитәкчеләре, музыкантлар, композиторлар да бар.

Карикатуралар ясаучы Камил Бузыкаевны да әгъза итәргә тәкъдим ителгән. 2019 елда ясаган карикатурасы өчен аны татар хатын-кызларын мыскыл итүдә гаепләделәр. Карикатурада фәхишәлек белән шөгыльләнүче хатын-кыз сурәтләнгән иде: ул кулына чәкчәк тоткан, кыска күлмәк кигән, башында калфак, ә өстәрәк "Welcome to Kaza" дип язылган плакат эленеп тора.

Бузыкаев үзе "мондый кызларны М-7 юлының Татарстан өлешендә еш очратып була, ә Мәскәү өлкәсендә һәм Башкортстанда алар юк", дип аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG