Accessibility links

Кайнар хәбәр

WSJ: декабрьдә Русия нефте экспорты 22 процентка кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аналитиклар искәртүенчә, бәя чикләүләре кертелгәч, Русия декабрьдә  тәүлегенә уртача 2,5 миллион мичкә нефть саткан.

2022 елның 11 ае белән чагыштырганда, быел декабрьдә Русиянең чи нефть экспорты 22 процентка кимегән. Бу хакта Kpler аналитика ширкәте белешмәләренә таянып, The Wall Street Journal хәбәр итә.

Аналитиклар искәртүенчә, бәя чикләүләре кертелгәч, Русия декабрьдә тәүлегенә уртача 2,5 миллион мичкә нефть саткан. Шул ук вакытта Русия нефтен сатып алучыларның зур булмаган төркеменә – Һиндстанга, Кытайга, Төркия һәм Болгарстанга бу чикләүләр кагылмаган, дип искәртелә.

Нефть сатуның кимүенә кышкы начар һава торышы да, Кытайның нефть сатып алу күләмен киметүе дә йогынты ясаган булырга мөмкин, диелә.

Быел Русия газын чит илләргә сату күләме дә, узган ел белән чагыштырганда, 46 процентка кимегән.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Европаның һәм дөньяның күпчелек илләре Русия энергия чыганакларына бәйлелекләрен мөмкин кадәр тизрәк киметергә, яки алардан тулысынча баш тартырга ниятләвен белдерде.
  • 5 декабрьдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.
  • Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Моңа җавап итеп, Русия президенты Владимир Путин бәя чикләүләрен кулланучы илләргә нефть һәм нефть продуктлары сатуны тыйды.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.
  • Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Татарстанның нефть химиясе өлкәсе өчен февраль ае хәл иткеч булачак дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG