Пандемия белән бәйле изоляция һәм икътисади тетрәнүләрдән арындым дигәндә генә дөнья 2022 елда сугыш афәтенә юлыкты. Путин Русиясе күрше Украинага бәреп кереп үлем-фаҗигаләр, җимерү-югалтулар, бар дөньяда кризис тудырды. Моңа өстәп су басулар һәм корылык, ачлык һәм климат казалары, кеше хокукларын изүләр - болар барысы да 2022 елның иң онытылмаслык мизгелләре - безнең фотогалереяда. Башка галереяларны монда карагыз.
2022 елның онытылмас мизгелләре

1
2022 ел Казакъстандагы чуалышлардан башланып китте. Алматы мэриясе бинасында янгын. Казакъстанда газ һәм энергия чыганакларына бәяләр артуга ризасызлык йөзеннән 2022 елның 5 гыйнварында йөзләрчә кеше урамга чыгып протест белдерә, мэрия бинасына ут төртә. Берничә атна барган протестлар вакытында йөзләрчә кеше һәлак була. (ТАСС / Валерий Шәрифулин)

2
2021 елда бар дөньяга таралган ковид пандемиясе әле дәвам итә. Канада парламенты бинасы янында кешеләр ковидтан мәҗбүри вакциналауга каршы протест белдерә. Оттава, 17 февраль 2022 (Reuters/Carlos Osorio). Нәкъ бер атнадан сугыш башланасын дөнья әлегә белми...

3
Украинаның Буча шәһәрендә яшәүче Владислава Любарец (уртада) гаиләсе белән Русиянең тар-мар ителгән хәрби техникасы яныннан уза. 6 апрель 2022 ел. (EPA-EFE/ROMAN PILIPEY). 2022 елның 24 февралендә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде, бу илдә меңнәрчә үлемнәргә, җимерелүләргә китерде. Русия гаскәрләре чигенгәннән соң Киев өлкәсенең Буча шәһәрендә һәм башка өлешләрендә газапланып үтерелгән йөзләрчә сивил кеше табылган. Буча урамнарында таралып яткан мәетләр күренешләре безнең фотогалереяда.

4
2022 елның 24 февралендә - сугышның беренче көнендә үк Казанда активистлар Бауман урамына ялгыз пикетка чыгып Украинадагы сугышка протест белдерде.

5
2 мартта Татарстанга Украинадан беренче табут кайтты. 30 яшьлек Илнур Сибгатуллинны Түбән Камада түрәләр, күп халык катнашында хөрмәтләп җирләделәр. Шуннан соң табутлар даими кайта башлады. Азатлык сугышта үлүчеләрне бер исемлеккә теркәп бара. Бүгенге көнгә Татарстаннан 200дән артык, Башкортстаннан 300дән артык кешенең һәлак булганы расланды.

6
2022 елның 6 марты, Русия гаскәрләре Киевка якынлаша, башкала янындагы Ирпень шәһәрендә ир кеше баласын күтәреп көчле атыштан качарга тырыша. Җирле халык шәһәрдән китү өчен куллана торган бердәнбер юл да утка тотыла. (REUTERS/Carlos Barria)

7
Көнчыгыш Кодүстә "Әл-Җәзирә" журналисты Ширин Әбү-Әкълин җеназасы. Хәсрәтле халык белән полиция бәрелеше. 2022 елның 13 мае. Журналист ханым Көнбатыш ярдагы Җенин шәһәрендә Израилнең хәрби рейды вакытында атып үтерелде. (AP Photo/Майя Левин)

8
2022 елда Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чаралары үтте. 20 майда Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салынды. Төзелеш 2023 елда башланыр дип көтелә.

9
Ереванда оппозициянең протест чарасы. Оппозиция Әрмәнстан премьер-министры Никола Пашинянга Брюсселдә Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән очрашуда Таулы Карабах мәсьәләсен күтәрмәгән өчен протест белдерә, аны Таулы Карабахны Азәрбайҗанга "сатуда" гаепли. 24 май 2022 (ТАСС / Александр Патрин)

10
Яңа Дәһли, Һиндстан, Бхалсва чүплеге, янган чүп тавыннан төтен күтәрелә, бер чүп җыючы эшкәртү өчен яраклы әйбер эзләп аска төшә. Фото 5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә ясалган. (Reuters/Anushree Fadnavis)

11
Япониянең элекке премьер-министры Синдзо Абэ һөҗүм нәтиҗәсендә яралана. Аңа сайлау алды кампаниясе вакытында ике тапкыр аталар. Нара, көнбатыш Япония, 2022 елның 8 июле. Шул ук көнне Абэ алган яралардан вафат була. (Киодо/Reuters)

12
Босния мөселманы Нума Яһич улының табуты янында кайгысыннан елый. Табутта аның улының калдыклары икәне быел гына билгеле була. Сребренницада Босния мөселманнарына карата кылынган геноцидка 27 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарага меңнәрчә кеше җыелды. 10 июль 2022 (AP Photo/Армин Дургут)

13
AP фотокорреспонденты Евгений Малолетка Харьков өлкәсендә Русия утка тотканнан соң кабынып киткән бодай кырында янгыннан качарга тырыша. 2022 елның 29 июле (AP Photo/Мстислав Чернов)

14
Украин кызы Румыния башкаласы Бухарестта качак балалар өчен үткәрелгән чарада бүләккә шатлана. 2022 елның 24 августы, украиннар бу көнне бәйсезлекнең 31 еллыгын билгеләде. (EPA-EFE/Роберт Гемент)

15
Иран хатын-кызлары Тәһрандагы "Азади" стадионында футбол матчы вакытында селфига төшә. 1979 елгы ислам инкыйлабыннан соң беренче тапкыр Иран хатын-кызларына чемпионат уенын карарга рөхсәт ителде. 2022 елның 25 августы (AFP/TASNIM/Хөсәен Зөһрәванд)

16
1 сентябрьдә СССРның элекке президенты Михаил Горбачев вафат булды. Русия президенты Владимир Путин Горбачев белән хушлаша. (AP/Russian Pool)

17
Калифорниядә янгын вакытында Фэрвью авылы янында атлар сыену урыны эзли. 2022 елның 5 сентябре (Reuters / David Swanson)

18
Пакстанда көчле муссон яңгырлары нәтиҗәсендә моңарчы күрелмәгән су басулар күзәтелде. Җаффарабад каласында кешеләр су баскан өйләреннән соңгы әйберен чыгарырга тырыша. 2022 елның 5 сентябре (AP Photo/Fareed Khan)

19
Пакстанның Сехванда каласында бизгәктән интеккән 25 яшьлек Кундж табиблар ярдәмен көтә. 2022 елның 29 сентябре. Ил тарихында иң көчле су басулар нәтиҗәсендә йөзләрчә авыл су астында калды, 33 миллионнан артык кеше зыян күрде, төбәктә малярия, денге бизгәге һәм су аша тапшырыла торган башка авырулар таралды. (Reuter/Ахтар Сумро)

20
Лондонда Букингем сарае алдында җыелган кешеләр өстендә салават күпере. 2022 елның 8 сентябре. Табиблар Британ патшабикәсе, 96 яшьлек Елизавета II хәле яхшы түгел дип белдерә. Тиздән аның вафаты игълан ителә. (EPA-EFE/Нил Холл)
Форум