Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС: Украинадагы сугышта Русиядән мобилизацияләнгән 538 хәрби һәлак булган


Башкортстанның Аскын районы Күнгәк авылында Илгиз Фәтхисламовны җирләү
Башкортстанның Аскын районы Күнгәк авылында Илгиз Фәтхисламовны җирләү

Моңа Яңа ел төнендә Макеевкадагы һөнәри училище бинасына һөҗүмдә һәлак булганнар керми, чөнки әлегә аларның исемнәре билгеле түгел һәм җимереклекләрне аралау эшләре төгәлләнмәде.

"Өлешчә мобилизация" кысаларында Украинадагы сугышка җибәрелгән кимендә 538 русияле һәлак булган. Бу хакта 2 гыйнварда "Медиазона" басмасы белән берлектә үлүчеләрнең исемлеген алып барган ВВС хәбәр итте. Журналистлар ачык чыганаклардагы расланган мәгълүматларга - Русия медиаларының һәм төбәк хакимиятләренең хәбәрләренә генә таянуын искәртә, шуңа чынлыкта һәлак булучыларның саны күбрәк булуы бар.

Бу санга Яңа ел төнендә Донецки өлкәсенең Макеевка авылында атышка эләккәннәр керми, чөнки әлегә аларның исемнәре билгеле түгел һәм җимереклекләрне аралау эшләре төгәлләнмәде.

Русия саклану министрлыгы 63 кешенең һәлак булуын таныды, күпләр хәбәрсез югалган булып санала. Telegram-каналлар Макеевкада һәлак булучыларның саны берничә йөзгә җитәргә мөмкин дип белдерә.

Моңа кадәр ВВС һәм "Медиазона" сугышта һәлак булган русияләрнең санын 9 декабрьдә чыгарды. Ул чакта басмалар 10 меңләп хәрбинең үлүен, шуларның 430 - мобилизацияләнгән кешеләр булуын исәпләп чыгарган иде. 36 мобилизацияләнгән ир фронтка эләкмәгән дә килеш, Русиядәге хәрби бүлекчәләрдә үлгән диелде. Аларның үлеменә йөрәк өянәкләре, бәхетсезлек очраклары, хәмер куллану китергән.

  • Русия һәм Украина сугыштагы югалтулары белән бәйле саннарны яшерә. Русия саклану министрлыгы һәлак булучыларның санын соңгы мәртәбә мобилизация игълан ителгән көнне - 21 сентябрьдә әйткән иде. Сергей Шойгу сүзләренчә, сугышта 5937 русияле үлгән.
  • Ноябрьдә исә Пентагон Русиянең дә, Украинаның да югалтулары якынча 100әр мең кеше дип белдерде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең мәетләре Татарстан белән Башкортстанга да кайта башлады. Хөкүмәт ул очракларны яшерергә тырыша. Февраль-март айларында Украинадан кайткан мәетләрне тантаналы рәвештә, зур түрәләр катнашында җирләгән булсалар, хәзер үлгән солдатлар турында хәбәр ителми диярлек. Бу мәгълүматны фәкать авыл пабликлары, социаль челтәрдәге җирле төркемнәрдә генә очратырга мөмкин.
  • Азатлык Путин режимы башлаган сугышта һәлак булучыларның исемлеген алып бара. Бүгенгә анда Татарстаннан - 209, Башкортстаннан - 296 ир-егетнең исеме бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG