Accessibility links

Кайнар хәбәр

Макеевкадагы һөҗүмдә исән калган хәрбиләрне кабат алгы сафка җибәрәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы Денис Пушилин Макеевкадагы училище бинасына ясалган һөҗүмдә исән калган хәрбиләр белән очрашты. Ул аларга "Һәр һәлак булучы өчен үч алырга кирәк", диде.

Фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы Денис Пушилин Макеевкадагы училище бинасына ясалган һөҗүмдә исән калган хәрбиләр белән очрашудан видео чыгарды.

Бу роликта ул сугышчылар санын тулыландыргач һәм аларны кирәк-яраклар белән тәэмин иткәч, исән калучыларны кабат алгы сафка җибәрәчәкләрен әйтә. "Һәр һәлак булучы өчен үч алырга кирәк", ди Пушилин.

Шул ук вакытта Самар өлкәсе хөкүмәтенең һәм төбәк губернаторының "ВКонтакте"дагы төркемнәрендә җирле халык Макеевкада сугышкан мобилизацияләнгәннәрне өйләренә кайтаруны таләп итә. Моңа "Дождь" игътибар иткән.

Моңа кадәр Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров Макеевкадагы һөҗүмдә үлүчеләр арасында Самар өлкәсеннән мобилизацияләнүчеләр дә булуын раслады. Макеевкада һәлак булган мобилизацияләнгән ирләр истәлегенә өлкәнең төрле шәһәрләрендә митинглар узды.

Азаров Макеевкада яраланган 60-70 хәрбине дәвалау өчен Самарга күчерәчәкләрен әйтте. Бу – алар туганнарына якынрак булсын өчен эшләнә диелде.

  • 1 гыйнварга каршы төндә Украина гаскәре Донецки янындагы Макеевка авылындагы һөнәри училище бинасына һөҗүм итте, анда Русия хәрбиләренең яшәве ачыкланды.
  • Русия саклану министрлыгы Макеевка шәһәренә һөҗүмдә 89 хәрбиенең һәлак булуын таныды. Шул ук вакытта "Вёрстка" басмасы 200 хәрбинең һәлак булуын, 150сенең яралануын белдерде.
  • "Макеевкадагы фаҗиганың төп сәбәбе - тыелган булуга да карамастан, хәрбиләрнең күпләп кесә телефоннарын куллануы" диде Русия саклану министрлыгы.
  • Журналист, Мәскәү шәһәр думасы депутаты Андрей Медведев "моның шулай булачагы, Макеевкадагы фаҗигадә сугышчыларның үзләрен гаепле итәргә тырышачаклары билгеле иде инде", дип язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG