Accessibility links

Согуд Гарәбстаны хатын-кызларына ир туганы озата бармаса да хаҗ кылырга рөхсәт иттеләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре министры урынбасары Габдел Фәттах Машат аңлатуынча, быел хакимиятләр хаҗ кылучы хатын-кызларда мәхрәм  таләп итмәскә булган. Мондый очракта алар хаҗны "хатын-кызлар төркеме белән" кылырга тиеш булачак.

Согуд Гарәбстаны хатын-кызлары беренче мәртәбә ир туганы (мәхрәм) озата бармаса да, хаҗ кылуга гариза тапшыра алачак. Бу хакта Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре министрлыгының рәсми сайтында әйтелә.

Моңа кадәр аларга берәр ир туганы белән генә хаҗ кылырга рөхсәт ителде һәм Коръәнгә ярашлы, хатын-кызлар якын туганы булган ир кеше белән генә икәүдән-икәү кала һәм сәяхәт итә ала.

Министрлык быел хаҗ кылырга теләүчеләргә, шул исәптән Согуд Гарәбстаны хатын-кызларына һәм биредә яшәүгә рөхсәте булган мөселман хатын-кызларга алдан теркәлү мөмкинлеге булуын игълан иткән.

Электрон анкетка хатын-кызны озата баручы яки мәхрәм (ире, абыйсы, әтисе яки улы) өстәлә. Шул ук вакытта бу затларны өстәү анкет тутыручы хатын-кызның үз ихтыярына калуы әйтелә, дип җиткерелә.

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре министры урынбасары Габдел Фәттах Машат аңлатуынча, быел хакимиятләр хаҗ кылучы хатын-кызларда мәхрәм таләп итмәскә булган. Мондый очракта алар хаҗны "хатын-кызлар төркеме белән" кылырга тиеш булачак.

  • 2020 елның февралендә Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйган иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны хакимиятләреннән коронавирустан "Спутник V" белән вакциналанган русияләргә хаҗ кылырга рөхсәт итүләрен сорады.
  • 2021 ел ахырында Согуд Гарәбстаны "Спутник V" ясатканнарга хаҗ кылуны рөхсәт итте.
  • 2022 елга хаҗ чорына Русия мөселманнары өчен 11 318 квота бүлеп бирелде, аларның 810ы – Татарстан мөселманнарына бирелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG