Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан хаҗга баручыларның беренче төркеме Казаннан Мәккәгә юл алды


Бүген очып киткән төркем 21 июльдә әйләнеп кайтыр дип көтелә.

Татарстан мөселманнарының 98 кешедән торган беренче ике төркеме 27 июньгә каршы төндә "Казан" халыкара һава аланыннан хаҗга киткән. Алар бүген 20.00 сәгатьтә Мәккәгә килеп җитәргә тиеш, дип яза "Бизнес Online".

Татарстан хаҗилары Мәккәгә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе укытучылары Зөлфәт Габдуллин һәм Айрат Яруллин җитәкчелегендә киткән диелә.

Согуд Гарәбстаны үз таләпләрен куйган: хаҗ кылучылар 65 яшьтән өлкәнрәк булмаска, аларның 10 еллык чит ил паспорты булырга һәм аның гамәлдән чыгу вакыты 6 айдан да кимрәк булмаска тиеш.

Шул ук вакытта мөселманнарның "Спутник V" белән вакциналанган булуы, сәфәр алдыннан коронавируска тест тапшыруы зарур диелә.

Быелгы хаҗның тагын бер үзенчәлеге – аның иң эссе вакытта: 27 июньнән 20 июльгә кадәр узуы. Бу чорда күләгәдә уртача 40 градус эссе булыр дип фаразлана. Бүген очып киткән төркем 21 июльдә әйләнеп кайтыр дип көтелә.

2020 елның февралендә Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйган иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны хакимиятләреннән коронавирустан "Спутник V" белән вакциналанган русияләргә хаҗ кылырга рөхсәт итүләрен сорады.

Согуд Гарәбстаны хакимиятләре быел гыйнвардан "Спутник V"нең ике дозасын да ясатканнарга илгә кыска вакытка килүне рөхсәт итте,

2022 елга хаҗ чорына Русия мөселманнары өчен 11 318 квота бүлеп бирелгән, аларның 810ы – Татарстан мөселманнарына бирелгән диелә.

Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте 7-12 июльдә хаҗ кылу өчен 150 квота алуын хәбәр иткән иде.

Күптән түгел Азатлык Самар татары Назыйм Борһановның хаҗга бару өчен акча җыюы турында язган иде. Ул инде юлга чыгуын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG