Май азагында социаль челтәрләрдәге татар төркемнәрендә Самар өлкәсенең Камышлы авылында яшәүче 64 яшьлек Назыйм Борһановның хаҗга бару өчен акча җыюы турындагы хаты таралды. Назыйм әфәнде улыннан яздырган әлеге игъланны икенче көнне үк алып куюын сораса да, бер көн эчендә әлеге хатны укучылардан алты мең сум акча килеп өлгергән.
Назыйм Борһанов пенсиягә кадәр 42 ел укытучы булып эшләгән, Самардагы мәктәптә физкультура укыткан. Пенсиягә чыгуына быел бер ел тула.
Хаҗга бару бәясенең зур өлешен укучыларының берсе каплаган – бер укучым алты йөз мең акча бирде, әмма исемен белдермәскә кушты, ди пенсионер.
Хаҗ кылу мөмкинлегенең дә быел соңгы елы икән – хаҗ сәфәренә алуның чиге алтмыш биш яшь, ди ул. Соңгы ике елда хаҗга юл пандемия аркасында ябык булды, быелгы квотага да бик авырлык белән эләктек, Согуд Гарәбстаны хаҗилар санын кыскарткан, ди ул.
Гади пенсионерга хаҗга бару өчен акча туплау бик авыр: "Минем пенсия егерме мең сум, быел ун процент өстәделәр. Ләкин хаҗга барам дигән кешегә акчаны берничә ел җыярга кирәк булачак. Без өч елдан артык җыйдык. Әле инфляция дә бар бит. Кешеләр бик күп нәрсәләрдән баш тартып, тиенен тиенгә җыя. Элекке бәясен әле ничек тә тырышып җыеп була иде, әмма хәзер бәяләр бигрәк артты. Без бурычка да кердек. Ә бурыч җыеп хаҗга чыгу мөселманга рөхсәт ителми. Шуңа да, яшь рөхсәт иткәндә, интернет аша акча җыеп булса да, шул акчаны юлга тоту турында фикер килде, бусы минем инициатива иде. Социаль челтәрләрне куллана беләм, чөнки укытучы булып эшләгәндә интернет куллану мәҗбүри булды, әмма бөтен нечкәлекләрен белеп бетермим. Бу игъланны улым урнаштырды, текстын аңа үзем язып бирдем. Хатыным каршы булды. Икенче көнне инде үзем, хатыным да "Бу кешедән акча теләнү була" дигәч, улыма әлеге игъланны алып куярга куштым. Ул алып куйды. Анда акча килә торган карта әтинеке иде, акча җибәргән кешеләр дә, картада минем исем чыкмыйча, башка исем чыккач, фейк дип шикләнгәндер инде. Ялган белән акча җыючылар да татар телендә дә, әллә нинди телләрдә дә яза бит хәзер", ди Борһанов.
Хатынының шөбһәсе дә буш урында тумаган булып чыкты: "Камышлыда бу хаттан соң Назыйм белән Фәния халыктан акча теләнә дигән сүз таралды, гаепләде безне халык. Шуңа без бу эштән баш тарттык", ди гаилә башлыгы.
Чынында Борһановларның хаҗга кирәкле акчасы тупланган була. Әмма Согуд Гарәбстаны хакимияте быелгы хаҗның бәясен күтәрә. "Ике мең долларга күтәрделәр быел. Кеше саен ярты миллион тирәсе – 450 мең сум чыга", дип аңлата Назыйм әфәнде. Хаҗ оештыручы туроператор сайтында бәяләр 4700 евродан башлана.
Инде бу акча да җыелып беткән диярлек. Укучысыннан тыш, туганнары да ярдәм иткән, бер туганы 100 мең сум биргән. Юл өчен түлисе акчаларны туплап тапшырырга җитештек, дип сөенә алар. Җомга көнне Азатлык белән сөйләшкәндә "менә кичә безнең визага гаризаларны хуплаулары билгеле булды, бүген хатынымның телефонына визалар әзер булуы турында смс килде", дип шатлыгын уртаклашты ул.
Мәккәгә хаҗга бару – Назыйм әфәнде белән аның хатыны Фәниянең күптәнге теләге, уртак хыялы. Аларның бергә торуларына 25 ел. "Без инде күптән диндә. Камышлы – зур авыл, Камышлы мәчетенә йөрибез", ди алар. Биш чакрымдагы туган авылына барып, җомга намазын укытып кайталар.
Самарда яшәгән җирдән авылга кайтуларының сәбәбе – Назыйм әфәнденең өлкән яшьтәге әти-әнисе. "Хатыным белән бергәләп әти-әнине карарга дип кайттык. Әтигә быел 86 яшь, әни, кызганыч, без кайтып бер ел узгач, быел февральдә вафат булды", дип сөйли Назыйм әфәнде.
Фәния ханым да Самардан, Самар өлкәсенең Кызылсу авылыннан. "Ул минем икенче хатыным. Беренче хатыным улыбыз беренче сыйныфта укыганда, утыз тугыз яшендә вафат булды, мин ялгыз калдым", дип искә ала Назыйм әфәнде. Беренче хатыны үлеп, бер ел ялгыз яшәгәннән соң, ул Фәниягә өйләнә.
Өйдә татарча гына сөйләшәләр. "Авылда туып үскән кеше бит мин. Камышлыдан биш чакрым читтәге авылда туып үстем, Камышлыдагы татар мәктәбендә укыдым. Самар татар төбәге булмаса да, Камышлы – тулысынча татар авылы. Җиденче сыйныфка кадәр татар мәктәбендә белем алдым, математика кебек фәннәргә кадәр татар телендә иде", ди Назыйм әфәнде. Улым да Самардагы татар мәктәбендә укыды, татарча сөйләшә белә, ди. Назыйм әфәнде белән телефон аша сөйләшкәндә Фәния ханымга шалтыратканнары ишетелә – ул трубкасын алганчы, телефонында Салават җыры яңгырый.
Ул үзе мәктәпне 1975 елда тәмамлаган. Хәрби хезмәтне Ленинградта узган. Хаҗ кылырга да гаскәрдә бергә хезмәт иткән хезмәттәше, Азнакайда эшләүче Нәфис имам кыстаган. "Ул узе быел инде өченче тапкыр барачак, безне дә күндерде", дип бүлеште Назыйм әфәнде. Алар "Мөслим-тур" оештырган тур белән Азнакайдан кузгалучы төркемгә кушылып, 24 июньдә Мәскәү аша сәфәргә кузгалырга җыеналар. Сәфәр бер ай диярлек – 18 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Хаҗ – Назыйм әфәнде һәм Фәния ханым өчен бик мөһим гамәл. "Ничек инде мөһим булмасын, һәрбер мөселман өчен хаҗга бару фарыз. Хаҗга бару безнең өчен зур хыял иде. Дингә килгәннән бирле, ягъни 25 елдан артык хыялландык. Визалар турындагы хәбәрне менә бик көтеп алдык", дип уртаклаша Назыйм әфәнде.
Хаҗга кылу аларның гына зур хыялы түгел. Былтыр ирен югалткан сыйныфташы да хаҗ турында хыялланган булган, ул да быел алар белән барачак ди Назыйм әфәнде: "Хатын-кызга берүзенә генә хаҗга бару хупланмый, туган тиешле ир кеше озатып барырга тиеш. Барырга мөмкинлеге дә булгач, мин, аның кардәше буларак, аның өчен җаваплылык алам була".
Хаҗга барудан тыш теләгегез бармы, дигәнгә Назыйм әфәнде гади генә итеп: "Балалар исән-сау булсын, әти исән булсын, туганнар исән булсын, һәрберебезгә сәламәтлек телим", диде.
Украинада Русия сугыш алып барса да, күпләр ерак сәфәрләргә чыгып китәргә шүрләсә дә, Назыйм әфәнде белән хатыны юлга чыгарга тәвәккәлли, чөнки хыялны тормышка ашыру теләге көчлерәк.
Назыйм әфәнде мөселманнар өчен изге җирләрдә укыячак догаларын төгәл белә. Аңа башкалар да үз гозерләрен җиткергән. Онытмас өчен ул язма рәвештә теркәгән.
Мәккәдә укыячак догалары да шул хакта: "Туганнарга, балаларга сәламәтлек сораячакмын. Әрвахларга дога укыячакмын, кайбер кешеләр мәрхүмнәренең исемнәрен язып бирде. Шуларны телгә алачакмын. Үзебезгә җиңел картлык сораячакмын – кеше кулларына калып, ятакта ятарга язмасын.
Илебезгә иминлек сорап дога кылачакбыз, иншаллаһ – хәзер сугышлар бара, сугышлар бетсен, чирләр китсен иде."
- Быел Согуд Гарәбстаны хаҗ тәртипләренә үзгәрешләр кертте. 2022 елның хаҗ квоталары якынча 45% киметү коэффициенты белән бүленде. Быел Согуд Гарәбстаны хаҗга 1 млн кешене генә кабул итәчәк.
- Соңгы ике елда Русия мөселманнары коронавирус сәбәпле хаҗга бара алмады. Бу Русиядәге вакцинаның танылмавы белән бәйле булды. Узган ел азагында Согуд Гарәбстаны "Спутник V" ясатканнарга хаҗ кылуны рөхсәт итте.
- 2019 елда Русиядән 25 мең кеше хаҗ кылган иде. Быел аларның саны 11 318 кешегә калачак. Иң күп урын Дагыстан (4 650), Чечня (1 320) мөселманнарына бирелгән. Татарстанга 810, Башкортстанга 300 квота гына бүленгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!