Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Чаллыда яшәүчеләргә җылылык өчен зур түләүләр килгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Декабрь аенда кайбер йортларда түләүләр 20-30, хәтта 50 процентка арткан диелә.

Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә электр, җылылык һәм су чыгару бәяләренең артуына зарлана һәм бу уңайдан төрле хезмәтләргә мөрәҗәгать итә, дип җиткерә "Татарстан-24".

Әйтик, Казанның Зур Урам урамында яшәүче хатын-кыз су җылытуның 400 сумнан 700 сумга артуын, су чыгару өчен 250 сум урынына 400 сум килүенә зарлана. Нәтиҗәдә 46 дүрткел метрлы ике бүлмәле фатиры өчен аңа элеккеге кебек 6,5 мең сум түгел, 7,6 мең сум түләргә кирәк булачак.

"Нык булмаса да, электр бәяләре дә артты. Төп чыгым - су һәм су чыгару", дигән Инна.

Тарифлар белән бәйле мәсьәләне идарәче ширкәтләр генә түгел, Татарстанның "ЖКХ Контроль" үзәге вәкилләре дә карарга тиеш булачак. Анда тарифлар узган түләүләргә караганда 10 процентка гына артырга тиеш иде дип хәбәр итәләр.

InKazan язуынча, социаль челтәрләрдә бер йортта яшәүчеләр утыра торган чатларда кешеләр идарәче ширкәтнең исәпләүләрне кабаттан башкаруын әйтә. Янәсе кемнәргәндер түләүләрне нормативлар нигезендә, ә кемнәргәдер санагычларга (счётчик) карап исәпләгәннәр.

  • Узган елның 1 декабреннән Русиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача тугыз процентка кыйммәтләнде, әмма кайбер җирлекләрдә 12 процентка кадәр дә җитте.
  • Бәяләрне арттыру Русия хөкүмәте карары белән башкарылды, тарифларны быел икенче тапкыр күтәрделәр.
  • Татарстанда тарифлар уртача 9 процентка артты, әмма 29 муниципаль берәмлектә 9-12 процентка кыйммәтләнде: әйтик, Алексеевски, Балык бистәсе, Яңа Чишмә бистәләрендә. Быел 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгына бәяләр 6,2 процентка арткан иде.
  • Түрәләр 2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыра.
  • Русия төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура коммуналь хезмәтләргә тарифларны халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып арттырырга тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG