Акъярда (Севастополь) "Москва" крейсеры батуга бер ел уңаеннан мемориал ачылырга тиеш. Көймәдә һәлак булган "срочник" - Егор Шкребецның әтисе Дмитрий Шкребец Русия хакимиятләренә кабат шундый таләп белән мөрәҗәгать иткән.
"Акъяр хакимиятләре һәлак булучыларның исемнәрен язып кипарислар утыртты да, бетте мени? Развозжаев һәм куштаннар, тыңлагыз, 13 апрельгә "Москва" крейсерында үлгән егетләргә мемориал куелырга тиеш", дип язган ул Telegram-каналында шәһәрнең Русия куйган башлыгы Михаил Развозжаевка мөрәҗәгать белән.
Мондый мемориалны Шкребец әле узган ел августта ук сораган иде. Ул крейсерда һәлак булган диңгезчеләрнең фамилияләрен, туган һәм үлгән көннәрен күрсәтергә кушты. Шул вакыттан бирле аның бу таләбенә шәһәрнең Русия куйган хакимиятләре бернинди җавап бирмәгән.
Шул ук вакытта Акъярның Җиңү паркындагы студентлар скверында, Украинага каршы сугышта үлүчеләрнең исемнәре белән туя һәм 65 (Reuters – 71 дип яза) кипаристан торган аллея барлыкка килде. Анда "Москва" крейсеры диңгезчеләре дә бар.
- 13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш кирәк-яраклары шартлаган дип ышандырды.
- Соңрак министрлык корабның батуын таныды. Төрле бәяләмәләргә күрә, "Москва"да 416дан 680гә кадәр кеше булган, алар арасында "срочниклар"ның да булуы ачыкланды.
- Май башында "Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булды. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште.
- Узган елның ноябрендә Русиянең Акъярдагы мәхкәмәсе "Москва" да хезмәт иткән 17 диңгезчене һәлак булган дип таныды. Крейсерда үлүчеләр турындага мәгълүмат бәйсез чыганаклар белән расланмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум