Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсенә икенче махсус очкыч Макеевкада яраланучыларны алып килде


Макеевкада һөнәри училище бинасы җимереклекләрен аралау. 3 гыйнвар 2023
Макеевкада һөнәри училище бинасы җимереклекләрен аралау. 3 гыйнвар 2023

Моңа кадәр бу хәрбиләр Ростов һоспиталендә дәваланган. Самар өлкәсеннән тагын 15 хәрбинең Дондагы Ростов һоспиталендә калуы әйтелә.

Самар өлкәсенә Макеевкадагы һөҗүмдә яраланган хәрбиләр төялгән икенче очкыч килгән. Моңа кадәр алар Ростов һоспиталендә дәваланган, дип хәбәр итә төбәк хөкүмәте.

Сугышчыларны алга таба дәвалау һәм тернәкләндерү Самар һоспиталендә дәвам итәчәк, дип белдерде төбәк башлыгы Дмитрий Азаров. Шулай ук ул Самар өлкәсеннән тагын 15 хәрбинең Дондагы Ростов һоспиталендә калуын әйтте. Медицина хезмәткәрләре рөхсәт биргәч, аларны да төбәккә кайтарачаклар диелә.

  • 1 гыйнварга каршы төндә Украина гаскәре Донецки янындагы Макеевка авылындагы һөнәри училище бинасына һөҗүм итте, анда Русия хәрбиләренең яшәве ачыкланды.
  • Русия саклану министрлыгы Макеевка шәһәренә һөҗүмдә 89 хәрбиенең һәлак булуын таныды. Шул ук вакытта "Вёрстка" басмасы 200 хәрбинең һәлак булуын, 150сенең яралануын белдерде.
  • "Макеевкадагы фаҗиганың төп сәбәбе - тыелган булуга да карамастан, хәрбиләрнең күпләп кесә телефоннарын куллануы" диде Русия саклану министрлыгы.
  • Журналист, Мәскәү шәһәр думасы депутаты Андрей Медведев "моның шулай булачагы, Макеевкадагы фаҗигадә сугышчыларның үзләрен гаепле итәргә тырышачаклары билгеле иде инде", дип язган иде.
  • Фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы Денис Пушилин Макеевкадагы училище бинасына ясалган һөҗүмдә исән калган хәрбиләр белән очрашты. Ул аларга "Һәр һәлак булучы өчен үч алырга кирәк", диде һәм аларның кабат алгы сафка җибәреләчәген белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG